Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан парламентаризмы үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 12:02

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан парламентаризмы үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе һәм депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарын шәрехләп әйтте. 

"Бүген үзенчәлекле, катлаулы көн, һәм сез кабул иткән карар, һичшиксез, бик мөһим. Кайда гына эшләсәк тә, мин һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тойдым, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Сезне дә, мине дә эшкә чакырган беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка зур рәхмәт. Фәрит Хәйрулла улы иң катлаулы вакытта республикабыз Хөкүмәтен җитәкләде, мин ул вакытта финанс министры идем. Без кулга-кул тотынышып төрле вазыйфаларда эшләдек. Премьер-министр, аннары Президент, Республика Рәисе вазыйфасында эшләгәндә Фәрит Хәйрулла улы тарафыннан мин һәрвакыт зур ярдәм тойдым».

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга депутатлар корпусы белән күп еллар дәвамында уңышлы хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт белдерде. "Фәрит Хәйрулла улы безнең белән кала, һәм мин аның киңәшләренә, абруена ихтыяҗ зур дип уйлыйм, чөнки бу зур тәҗрибә - парламенттан тыш, Татарстан халыклары Ассамблеясе, «Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча, муниципаль районнар белән эшләү - барысын да санап бетереп булмый, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бу зур эш, Фәрит Хәйрулла улы, зур хөрмәт уята".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International