Артур Габделҗанов: «Фәрит Мөхәммәтшинның ярдәме бәяләп бетергесез булачак»

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 14:36

Фәрит Мөхәммәтшинның ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе вазифасындагы ярдәме бәяләп бетергесез булачак. Республика парламентында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов журналистларга шулай дип белдерде.

«Фәрит Хәйрулла улы – тәҗрибәле, хөрмәт казанган кеше. Аның киңәшче һәм консультант сыйфатында яныбызда булуы мөһим. Аның ярдәме бәяләп бетергесез булачак», - диде депутат.

Габделҗанов фикеренчә, Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан киткәч тә ул алып барган сәясәт дәвам итәчәк. «Һәм аның стандартлары һәм куйган максатларына тугры калачакбыз», - дип белдерде ул.

Парламентарий Мөхәммәтшин аның өчен һәрвакыт «ориентир, укытучы, остаз» булуын әйтте. «Без күп аралаштык. Аның һәрвакыт төпле киңәшләре белән ярдәм итәчәген беләбез», - дип искәртте Габделҗанов.

Парламентның 19нчы утырышында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаруны Марат Әхмәтовка йөкләделәр. Габделҗанов фикеренчә, ул «дәвамчанлыкны саклаячак».

«Безнең өчен иң мөһиме – республиканың тотрыклы үсешен, икътисади үсеш темпларын саклап калу. Миңа калса, Марат Готыф ул - тагын да кырысрак һәм фундаменталь җитәкче. Шулай да монда ниндидер синхронлаштыру булачак. Аның билгеле бер тәҗрибәсе бар һәм ул сынатмаячак. Аның кырыс холыклы, максатчан. Ул үз фикерен яклый белә. Үсеш юлын дәвам итү өчен зур мөмкинлек бар дип уйлыйм», - дип сүзен төгәлләде депутат.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International