Ренат Харис: «Татарстан халкы Фәрит Мөхәммәтшинның эшен озак еллар истә тотачак»

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 14:42

Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының өч чакырылыш депутаты Ренат Харис  Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә эшләгән еллары турында: «Ул бик аралашучан, компетентлы, теләсә нинди шартларда мәсьәләнең иң кулай чишелешен таба белә торган кеше. Бик тәвәккәл», - дип бәяләде ТР Дәүләт Советының элеккеге Рәисен агентлык әңгәмәдәше.

Ренат Харис Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев командасы белән узган гасыр ахырында үзгәртеп кору елларын бергәләп үтүләрен, һәм Фәрит Мөхәммәтшинның һәрвакыт дөрес карарлар табуын билгеләп үтте.

Шагыйрь шулай ук сәясәтченең сәнгатькә мәхәббәтенә һәм аның талантларына да игътибар итте: ул оста баянчы, музыканы яхшы белә һәм ике телдә дә иркен сөйләшә.

«Минем уйлавымча, Татарстан халкы Фәрит Мөхәммәтшинны, законнар чыгаручы буларак аның эшен озак еллар истә тотачак. Без аңа бик тә рәхмәтле», - дип сүзен төгәлләде Ренат Харис.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International