Марат Бариев: «Фәрит Мөхәммәтшин - нык, принципиаль һәм алдан күрүчән сәясәтче»

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 14:57

Фәрит Мөхәммәтшин 90нчы елларда, бөтен ил өчен авыр чорда ТР парламентын җитәкләде һәм Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ышанычлы партнеры булды. Республика парламенты депутаты Марат Бариев, Мөхәммәтшинның ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүен шәрехләп, шундый фикере белән уртаклашты.

«Фәрит Мөхәммәтшин - 30 елдан артык гомерен дәүләт эшчәнлегенә багышлаган тәҗрибәле һәм абруйлы парламент җитәкчеләреннән берсе. Ул Татарстан парламентын 90нчы еллар башында - Советлар Союзы таркалган катлаулы чорда, илдәге вазгыятьне какшатучы радикаль сәяси көчләр көчәйгән дәвердәа җитәкли. Нәкъ менә шул вакытта ул үзен нык, принципиаль һәм алдан күрүчән сәясәтче буларак күрсәтте, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ышанычлы терәге һәм партнеры булды», - дип искәртте ул.

Мөхәммәтшин республика Премьер-министры вазифасында эшләгән чорда аның оештыру сәләте спортта да ачык күренде. «Ак Барс» хоккей клубын җитәкләп, ул команданы бер елдан соң чемпионнар рәтенә күтәрде, дип дәвам итте сүзен Бариев.

«Фәрит Мөхәммәтшин спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итүгә һәрвакыт зур игътибар бирде. Күп кенә спорт чараларына ул гаиләсе белән килде, тирә-юньдәгеләргә гаилә кыйммәтләренә карата хөрмәт һәм иҗтимагый активлык үрнәге күрсәтте», - дип сүзен төгәлләде ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International