Владимир Вавилов: «Фәрит Мөхәммәтшин дөрес эшләре белән аерылып тора»

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 15:00

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан үсеше өчен башкарган дөрес эшләре белән аерылып тора. Депутат, Казан хосписы генераль директоры Владимир Вавилов бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышында парламент спикеры вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан Фәрит Мөхәммәтшинны әнә шулай бәяләде.

«Фәрит Хәйрулла улы - лаеклы, күп хезмәт күрсәткән кеше. Ул үзенең китүе турында әйткәч, бик гаҗәпләндем. Мин шок кичердем. Ләкин мондый карарны ул үзе кабул иткән. Бик кызганыч», - диде депутат журналистлар белән аралашканда.

Фәрит Мөхәммәтшин беренче тапкыр ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп 1998 елда сайланды, ул бу вазифаны бүгенге көнгә кадәр башкарды. Җиденче чакырылыш республика парламентының 19нчы утырышында ул ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International