Руслан Нигъмәтулин: "Фәрит Мөхәммәтшин - республикабыз өчен легендар шәхес"

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 16:24

Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе һәм депутат вәкаләтләрен калдыру турындагы карарын шәрехләде.

"Фәрит Хәйрулла улы сәяси системага гына түгел, республика тормышының барлык өлкәләренә дә зур өлеш кертте. 90 нчы елларда Татарстан Хөкүмәтен, 30 ел Дәүләт Советын җитәкли. Татарстан белән авыр вакытларны да, үсеш елларын да узган, Татарстанда һәм Россиядә зур сәяси һәм шәхси абруйга ия кеше", - диде Руслан Нигъмәтуллин.   

"Фәрит Мөхәммәтшинның, үзе әйтүенчә, иҗтимагый эшчәнлек белән хушлашмавы мөһим. Моннан тыш, Дәүләт Советында мактаулы Рәис статусында эшен дәвам итәчәк. Аның тәҗрибәсе, сәяси дөньяда абруе, һичшиксез, безнең эш өчен бик кыйммәтле", - диде депутат.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International