Роман Береснев: «Фәрит Мөхәммәтшин үзендә халык вәкиллеге рухын гәүдәләндерде»

2026 елның 17 марты, сишәмбе, 17:17

«Кеше - чор, гаять зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе булган үрнәк җитәкче. Сайлаучылар берсүзсез ышана торган чын патриот.  30 елдан артык парламентны җитәкләгән һәм аның эшен кабул ителгән һәр карар якташларына файда китерерлек итеп оештырган акыллы сәясәтче», – Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев Фәрит Мөхәммәтшинның бүген парламент утырышында кабул ителгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарын шулай дип шәрехләде. 

«Фәрит Хәйрулла улы үзендә үсешнең яңа, заманча юнәлешендә халык вәкиллеге рухын гәүдәләндерде, – дип белдерде  Роман Береснев. –  Аның абруе, Ватанга булган мәхәббәте шик тудырмый. Моны аны белгән, аның белән эшләгән һәркем сизә дип уйлыйм. Шулар арасында булуым белән горурланам. Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы составында без округ һәм бөтен Россия өчен инициативалар белән бергәләп чыга идек. Киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип ышанам».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International