«Хәтерлибез һәм горурланабыз: безнең Бөек Җиңү» халыкара проекты старт алды

2026 елның 18 марты, чәршәмбе, 09:43

РФ ФС Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышы каршындагы Яшьләр советы Россия төбәкләрендә яшәүчеләрне, иҗтимагый һәм яшьләр оешмаларын «Хәтерлибез һәм горурланабыз: безнең Бөек Җиңү» халыкара проектында катнашырга чакыра. Проект яшьләр арасында тарихи дөреслекне саклауга һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

МАХ мессенджерында https://max.ru/id667301704061_biz Бөек Ватан сугышында катнашучыларның хатлары, фронттан килгән хәбәрләр һәм Россия Федерациясендә һәм Беларусь Республикасында сакланган башка тарихи белешмәләр бастырыла. Проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә фронттагыларның һәм тылдагыларның ничек яшәвен күрсәтү. Бердәм мәгълүмат кырында проект белән танышып баручылар Советлар Союзының Җиңүне ничек яулавы турында беләчәк.

Проектта катнашырга һәм материалларны каналда бастыру өчен түбәндәге сылтама буенча җибәрергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/699fdc4e02848f203430e10a/.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International