Депутатлар округларда

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе, 12:50

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты. 

19 мартта Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов эш сәфәре белән Чаллы шәһәрендә булды, анда ул сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советы утырышында катнашты, анда сәламәтлек саклау тармагының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2026 елда бурычлар турында фикер алыштылар.

18 мартта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды. Депутат район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Моннан тыш, Нәҗип Хаҗипов район мәктәпләренең үткәрү режимы белән танышты һәм «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Азнакай районы халкы депутатка юлларны вакытында чистарту, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. 

18 мартта Казан федераль университетында «Сайлау хокукы мәктәбе» белем бирү проектының бишенче сезонына старт бирелде, аның максаты – яшьләрдә сайлау хокукы өлкәсендә белемнәр формалаштыру, хокукый культураны үстерү, Татарстанның сайлау системасы өчен булачак белгечләр әзерләү. Чарада Дәүләт Советы депутаты, КФУ юридик факультетының Конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов катнашты. Мәктәп программасында – лекцияләр һәм семинарлар, эшлекле уеннар, мастер-класслар һәм сайлау участокларында эшләү практикасы. "РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан безнең алда белем бирү генә түгел, ә белемле күзәтүчеләр, волонтерлар һәм комиссия әгъзалары әзерләү бурычы тора. Без сайлауларның үтә күренмәлелеге һәм законлылыгы – дәүләтнең нигезе дип ышанган актив позицияле гражданнарны тәрбияләргә тиеш", – дип басым ясады Евгений Солтанов.  

18 мартта Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Чаллы шәһәренең 31 нче мәктәбендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына  парламент дәресендә катнашты. Депутат 8-11 сыйныф укучылары белән Ватанга, республика һәм ил хакына хезмәт мәсьәләләре турында фикер алышты. Укучылар шулай ук мәгълүмати куркынычсызлык һәм буллинг белән көрәш мәсьәләләре белән дә кызыксындылар. Руслан Нигъмәтулин балигъ булмаганнарны яклау өчен кабул ителгән законнар, балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм итүнең башка чаралары турында сөйләде. Ул шулай ук укучылар белән эшмәкәрлек һәм сәяси эш өлкәсендәге тәҗрибәсе, һөнәр сайлау, максатларга ирешү буенча киңәшләре белән уртаклашты, укучыларны иҗтимагый һәм волонтерлык эшчәнлегенә актив кушылырга өндәде.

16 мартта Дәүләт Советы депутаты, Дмитрий Анисимов Мәскәүдә узган «Торак-коммуналь хуҗалык мәктәбе» партия проекты координаторлары форумында катнашты. Исегезгә Төшерәбез, Дмитрий Анисимов – Татарстанда «Торак-коммуналь хуҗалык мәктәбе» федераль проектының координаторы. Чараларда торак фонды белән идарә итү мәсьәләләре һәм торак-коммуналь хуҗалык системалары аша милекчеләрнең гомуми җыелышларын уңайлырак уздыруга, түләүләрдә «милекне тоту һәм агымдагы ремонт» юлын аеруга, тарифлар үсешен тоткарлауга юнәлдерелгән конкрет инициативалар турында фикер алыштылар. Форумда аңлату эшләрен алып бару турында аерым фикер алыштылар. "Татарстан өчен форум безнең команда эшен тану булды: регион «Торак-коммуналь хуҗалык мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру буенча югары статусын раслады. Моның артында зур уртак эш тора", – дип билгеләде Дмитрий Анисимов, Партия проекты кысаларындагы эш Татарстанда дәвам итәчәк, дип белдерде.

16 мартта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды. Депутат хәзерге вакытта  актив ремонт эшләре бара торган Сарлы урта мәктәбендә булды, уку сыйныфларын һәм техник бүлмәләрне карады. Депутат подряд оешмасы вәкилләре белән эш темплары, кулланыла торган материалларның сыйфаты һәм графикларны үтәү турында фикер алышты. Эшләр «Яшьләр һәм балалар»  илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

15 мартта Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән районының Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырды. Ренат Мистахов барысына да бердәмлек, тынычлык теләде. "Мондый очрашулар безнең йөрәкләрне якынайта һәм игелекле эшләргә рухландыра, – диде депутат. –  Рамазан ае мөбарәк булсын, тоткан уразалар Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен!".

14 мартта Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Яхшылык утлары» мәгълүмати-агарту форумы узды. Форумны уздыру инициативасы белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый яклау штабы һәм «Без бергә» оешмасы чыккан иде. Форумның игътибар үзәгендә онкопрофилактика, пациентларга ярдәм һәм медицина бергәлегенең хакимият һәм җәмгыять белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре булды. Программа Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашында берничә тематик секцияне үз эченә алды.

12 мартта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Вахитов һәм Идел Буе районнары хакимиятенең ел саен уздырыла торган киңәйтелгән утырышы булды, аның эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты. Район башлыгы Альберт Салихов узган елгы эш йомгаклары турында доклад белән чыгыш ясады. Районнарда рекордлы санда торак файдалануга тапшырылган, яңа юллар төзелгән, торак йортларга капиталь ремонт ясалган һәм ишегалды территорияләре төзекләндерелгән. Социаль инфраструктураны үстерү дәвам итә: яңа торак комплексларда поликлиникалар ачыла, заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә. Утырыш барышында катнашучылар шулай ук «Иске шәһәр» префектурасын үстерү, Бауман урамын алга таба төзекләндерү һәм Казанның тарихи үзәгенең туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

12 мартта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа һәм Тәтеш районнарында булды, анда ул гражданнарны кабул итте. Депутатка махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация, шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен ташламалар буенча мөрәҗәгать иттеләр. Депутат барлык сорауларны шәхси контрольгә алды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International