Марат Әхмәтов «Республиканың агросәнәгать комплексы – үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак»

2026 елның 25 марты, чәршәмбе, 15:13

Бүген Казанда, «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII съезды узды. Катнашучылар фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм авылларны саклап калу буенча стратегик бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика Рәисе, Хөкүмәте һәм Татарстан парламенты исеменнән съезд делегатларын һәм чакырылган кунакларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

Съезд эшендә РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев катнашты. Россия парламентының түбән палатасы вице-спикеры съездда катнашучыларга РФ Президенты Владимир Путинның сәламләвен ирештерде. «Узган вакыт эчендә Россиядә фермерлык хәрәкәте зур юл үтте, җитди көчкә әверелде, крестьян хезмәтенең иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итте, – дип билгеләгән Владимир Путин. – Сезнең җиргә сакчыл мөнәсәбәтегез нәтиҗәсендә АПКның барлык өлкәләрендә алдынгы технологияләр кертелә, кирәкле проектлар гамәлгә ашырыла, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы киңәйтелә, җитештерү культурасы яхшы якка үзгәрә. Бу җәһәттән Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең актив ролен аерым билгеләп үтәм, ул һөнәри бергәлекне берләштерүгә, мөһим тармак проблемаларын хәл итүгә, профильле законнарны камилләштерүгә зур өлеш кертә».

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да Россия Крестьян һәм фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды делегатларына сәламләү юллаган. «Быел съезд эшендә илебезнең 67 төбәгеннән 600 дән артык кеше катнаша. Сезгә Россиянең агросәнәгать комплексы алдында торган актуаль мәсьәләләр, шул исәптән авылларны  үстерү буенча фикер алышырга туры киләчәк», – дип билгеләп үтә Вячеслав Володин.

Утырышны ачып, Марат Әхмәтов республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде. «Бүген биредә үзләренең көндәлек хезмәтләре белән илнең азык-төлек иминлеген ныгытучылар, авылларны  үстерүчеләр һәм безнең күпмилләтле традицияләрне саклаучылар җыелды, – дип басым ясый Рөстәм Миңнеханов. – Һөнәрегезгә тугры булуыгыз, үз эшегезгә җаваплы каравыгыз һәм туган җиребезне яратуыгыз өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Быелгы съезд югары оештыру дәрәҗәсендә узар, анда катнашучыларның идеяләре һәм инициативалары гамәлгә ашырылыр һәм Россиянең агросәнәгать комплексын – илебез икътисадының мөһим секторын үстерү буенча масштаблы планнарны тормышка ашыруга хезмәт итәр дип ышанам».

Марат Әхмәтов республиканың авыл хуҗалыгы тармагы эшенә анализ ясап, кече хуҗалыкларны үстерүгә аерым басым ясады. «Бүген республиканың агросәнәгать комплексы – үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – 2025 елда продукция күләме беренче мәртәбә 400 млрд сумнан артып китте, чагыштырма үсеш – 107,3%. Бу – Россиядә 4 нче,  Идел буе федераль округында беренче урын. Сөт җитештерү буенча 2,4 млн тоннага якын күрсәткечләр белән берничә ел инде алда барабыз, ит, бөртекле культуралар һәм яшелчәләр буенча тотрыклы унлыкта. Халыкны төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез, уңышлы рәвештә башка төбәкләргә һәм чит илләргә чыгарабыз».

Республикада 2,6 меңнән артык фермер хуҗалыгы, 400 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 420 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Узган ел алар тарафыннан 160 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 40%ы җитештерелгән, шул исәптән 30,8%ы – шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикада мондый югары күрсәткечләргә җитди законнар базасы, шулай ук финанс ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән. Ул республикада ун ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәменә юнәлдерелгән закон гамәлдә булуын искәртте. Моннан тыш, илкүләм проектлар кысаларында федераль программалар, шулай ук республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. 2025 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 1,5 млрд сум бюджет акчалары җибәрелгән. «Быел бу сан 17 юнәлеш буенча 2 млрд сумга якын булачак, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – «Кире элемтә» булдыру өчен район, авыл җирлекләре башлыклары катнашында ел саен авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уздырабыз. Бу очрашуларның йомгаклары кече хуҗалыкларга конкрет, шул исәптән законнар белән ярдәм итү чаралары була».

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүдәге уңай тәҗрибәсенә тукталды. «90 нчы еллар ахырында без Марат Әхмәтов белән профильле министрлыкларны җитәкләдек, вакытлар бик катлаулы һәм авыр иде. Узган еллар югарылыгыннан карап шуны әйтергә була, инде 26 ел үткән, нәкъ менә монда, Татарстан Республикасында, илебезнең авыл хуҗалыгы яңадан торгызыла башлады, монда шәхси хуҗалыкларны, урта предприятиеләрне үстерүгә, эре агрохолдинглар төзүгә дөрес караш булды. Иң мөһиме –республика җитәкчелеге һәрвакыт авыл хуҗалыгына ярдәм итте».

Алексей Гордеев бүгенге көндә агросәнәгать комплексында булган төп проблемаларны аерым билгеләп үтте. Төп юнәлешләр арасында ул авыл хуҗалыгында җитештерелгән  продукцияләргә бәяләр куюны һәм кайбер авыл торак пунктларының  деградациясен атады.

 «Без, кызганычка каршы, хәл итәргә өйрәнмәгән беренче проблема – авыл хуҗалыгында бәя кую мәсьәләләре. Бүген Россия Федерациясенең профильле министрлыгына төп авыл хуҗалыгы продукциясенә икътисадый яктан акланган бәяләрне тәэмин итү өчен мониторинг һәм күзәтү системасын кабул итәргә кирәк, – дип басым ясады Алексей Гордеев. – Икенче проблема, мөгаен, шактый каты әйтәмдер, – күп кенә авыл торак пунктларының деградацияләнүе.  Бу мәсьәләдә терәк торак пунктларга гына түгел, ә авыл агломерацияләренә игътибар итәргә кирәк, асылда, бу илнең һәр авыл районына кагыла. Һәр авыл районын үстерүнең тиешле планнарын уйларга кирәк. Биредә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары зур роль уйный ала, һәм мин бу мәсьәләдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкин дип әйтергә телим».

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының төп уңышлары һәм үсеш параметрлары, шәхси хуҗалыкларга һәм фермер хуҗалыкларына ярдәм турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. «Узган ел хуҗалык итүнең кече формаларына турыдан-туры ярдәм итүгә 6 юнәлеш буенча федераль һәм 9 юнәлеш буенча республика финанславы белән 1,5 млрд сум җибәрелде, ә башка программаларда катнашуны исәпкә алып, башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән беррәттән фермерлар бюджеттан 3 млрд 100 млн сум акча алдылар. Шуның нәтиҗәсендә шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны сакланып кала, – диде Марат Җәббаров. – Республика чаралары буенча турыдан-туры ярдәм 1 млрд сумнан артык бирелә, нигездә бу – шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр. 2025 елда мондый ярдәмне 35 мең авыл кешесе 612 млн сум күләмендә алды».

 Съезд эшендә катнашучы Россия Федерациясенең Татарстаннан сенаторы, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы Геннадий Емельянов билгеләп үткәнчә, 36 ел дәвамында Ассоциация системалы рәвештә авыл хуҗалыгындагы вәзгыятькә анализ, фермерлык өчен аеруча кискен проблемаларга мониторинг ясый, аграр законнарны алга таба камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли.

Геннадий Емельянов шулай ук Федерация Советының Аграр комитеты Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе белән үзебезнең агросәнәгать комплексын ныгыту, авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү максатларында даими нигездә хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте.

Съезд эшендә илнең 67 төбәгеннән 600 делегат һәм кунак катнашты, алар арасында – фермер хуҗалыклары башлыклары, кооператив берләшмәләр җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International