Закон үз көченә керде

2026 елның 31 марты, сишәмбе, 09:02

Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Махсус хәрби операциядә катнашкан яисә Россия чикләрен саклаган ятим балаларга ярдәм итү чаралары закон нигезендә киңәйтелә, рекреацион объектларны үстерү өчен су саклау зоналарында вакытлыча юллар төзү тәртибе билгеләнә, шулай ук вазыйфаи затларның мөлкәти характердагы керемнәре, мөлкәте һәм йөкләмәләре турында белешмәләр бирүнең яңа тәртибе кертелә. Тулырак – безнең  «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.

Ятим балалар арасыннан торак алуга өстенлекле затлар исемлеге киңәйтелде

30 мартта «Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, алар арасыннан булган затларның торак урынга хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 19-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде 

Закон ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбеннән торак белән тәэмин итүгә өстенлекле хокукы булган затлар даирәсен киңәйтә.

Әгәр элек торак алуга өстенлекле хокук махсус операциядә катнашкан ятим балалар исәбендәге затларга гына бирелгән булса, хәзер исә Россия территориясенә кораллы басып керүгә каршы тору буенча, дәүләт чигендә һәм ил субъектларының чик буе территорияләрендә хәрби провокация барышында бурычларны үтәгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга да бирелә.

Муниципаль торак контроле бетерелә

2026 елның 1 сентябрендә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 20-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә

Закон муниципаль торак контролен бетерә, җирле үзидарә органнарының бу өлкәдәге вәкаләтләре региональ дәрәҗәгә тапшырыла.

Әлеге законны кабул итү республика законнарын федераль законнар белән гармонияләштерү зарурлыгына бәйле. Аерым алганда, 2026 елның 1 сентябреннән 2026 елның 20 февралендәге 23-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керә, алар белән муниципаль торак контроле юкка чыгарыла. Җирле үзидарә турында республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелде.

Су саклау зоналарында вакытлыча юллар төзү рөхсәт ителә

30 мартта (2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган 1 статьяның 1 пунктыннан тыш) «Татарстан Республикасы Экология кодексының 83 һәм 98 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 21-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Әйтик, 2026 елның 9 гыйнварында РФ Су кодексына үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә рекреация объектларын төзү вакытында су саклау зоналары чикләрендә, хәтта каты өслекле юллардан башка да, автотранспорт хәрәкәтен рөхсәт итә. Моның өчен вакытлы юллар төзергә рөхсәт ителә, аннары алар сүтелергә, ә территория торгызылырга тиеш.

ТР Экология кодексына, аны федераль законнарга туры китерү максатыннан, шундый ук үзгәрешләр кертелде.

Керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирүнең яңа тәртибе билгеләнде

30 мартта «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 22-ТРЗ  номерлы Закон үз көченә керде

Закон белән дәүләт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затларның  керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр элек булган кебек ел саен түгел, ә җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча белешмәләр тапшыру елыннан алдагы календарь ел дәвамында алыш-биреш башкарылган очракта, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы тиешле вазыйфаны биләүче затның, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларның хисап чорыннан алдагы  өч елдагы гомуми кеременнән артса, тапшырыла, дигән норма беркетә.

 Мондый белешмәләр алыш-биреш башкарылган елдан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырылачак.

Шулай ук закон белән җирле үзидарә органының рәсми сайтында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларының керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру бурычын үтәү (тиешенчә үтәмәү) турында гомумиләштерелгән мәгълүматны урнаштыру тәртибе билгеләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International