СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Луганск Халык Республикасына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына аны Дәүләт Советы депутатлары – Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов озатып барды. Парламентарийлар Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булдылар, гуманитар ярдәм күрсәттеләр, Татарстан хәрбиләре, шулай ук Лисичанскида эшләүче республика табиблары белән очраштылар, социаль объектлар эше белән таныштылар.
31
март, 2026 ел
Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Махсус хәрби операциядә катнашкан яисә Россия чикләрен саклаган ятим балаларга ярдәм итү чаралары закон нигезендә киңәйтелә, рекреацион объектларны үстерү өчен су саклау зоналарында вакытлыча юллар төзү тәртибе билгеләнә, шулай ук вазыйфаи затларның мөлкәти характердагы керемнәре, мөлкәте һәм йөкләмәләре турында белешмәләр бирүнең яңа тәртибе кертелә. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.
27
март, 2026 ел
Бүген В.М.Лебедев исемендәге Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы студентлары – «Дәүләт Думасы моделе» эшлекле уенында катнашучылар һәм лауреатлар Дәүләт Советында булдылар. Закон чыгару конкурсында 8 команда катнашкан, яшьләр федераль законнарга төзәтмәләр проектларын эшләгәннәр. Булачак юристлар белән Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ