Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар йөкне илтеп тапшырдылар

2026 елның 31 марты, сишәмбе, 16:10

Луганск Халык Республикасына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына аны Дәүләт Советы депутатлары – Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов озатып барды. Парламентарийлар Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булдылар, гуманитар ярдәм күрсәттеләр, Татарстан хәрбиләре, шулай ук Лисичанскида эшләүче республика табиблары белән очраштылар, социаль объектлар эше белән таныштылар.

Рубежноеда депутатлар инвалид балалар өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә булдылар, республика аңа даими рәвештә ярдәм итеп тора. Үзәккә логопед эше өчен ноутбук тапшырдылар. Парламентарийлар шулай ук Татарстан катнашында торгызылган 2 нче мәктәпне һәм ярдәм таратыла торган гуманитар үзәкне карадылар. «Волонтерлар һәм җирле халык белән аралаштык. Ярдәмнең чыннан да аңа мохтаҗ булганнарга барып җитүе күренә», – диде Ринат Фазылов.

Шулай ук Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Татарстан сугышчылары белән очрашу турында сөйләде. «Аларга туганнарыннан посылкалар һәм аларның сораулары буенча барлык кирәкле әйберләр – генераторлар, төзелеш материаллары, техника, радиостанцияләр һәм антенналар тапшырдык. Барлыкка килгән мәсьәләләр, шул исәптән юридик мәсьәләләр турында фикер алыштык. Элемтәдә торырга һәм әле мәсьәләләрне контрольдә тотарга килештек», – дип белдерде Ринат Фазылов.

Лисичанскида парламентарийлар күппрофильле хастаханәдә булдылар, анда баш табиб Елена Олексюк һәм командировкага килгән  Татарстан медиклары командасы белән очрашу булды. Учреждениегә шулай ук Казан дәүләт медицина университеты студентлары җыйган гуманитар ярдәм дә тапшырылды.

«Безнең Татарстан табиблары Лисичанскиның сәламәтлек саклау системасына сизелерлек ярдәм күрсәтә. Казаннан биш табиб – хирург, травматолог, анестезиолог, эндокринолог һәм УЗИ белгеченең килүе медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтә, – диде Алексей Созинов. – Планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелә, диспансеризация һәм амбулатор күзәтү үткәрелә. Безнең белгечләр тулысынча эшкә кушылган, коллективның бер өлеше булып киткән һәм пациентларның ышанычын казанган. Хастаханәгә шулай ук медицина университеты студентлары җыйган ярдәм дә тапшырылган. Аңа йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет белән авыручы пациентлар өчен препаратлар, шулай ук хирургик ярдәм күрсәтү һәм балаларны дәвалау чаралары кергән. Бу ярдәм пациентлар һәм табиблар өчен зур әһәмияткә ия».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International