2025 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме 5,7 трлн сумнан артып китте: парламент комитетларында Хөкүмәт хисабы буенча фикер алышу дәвам итә

2026 елның 7 апреле, сишәмбе, 11:12

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Шул рәвешле, Дәүләт Советында төп документ буенча фикер алышу дәвам итә, анда хөкүмәтнең бер еллык эшенә йомгак ясала. Моннан тыш, парламентарийлар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар һәм мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

 «Хисапта республика социаль-икътисадый үсешенең барлык төп юнәлешләре буенча тәфсилле аналитик мәгълүмат бирелгән, – дип белдерде  Рәгать Хөсәенов, утырышны ачып. – Хисап ил икътисадының тышкы чакыруларга карамастан тотрыклы булуын күрсәтә. Республика предприятиеләре җитештерү куәтләрен үстерүне дәвам итәләр, логистик чылбырларны нәтиҗәле үзгәртеп коралар һәм яңа сату базарларын үзләштерәләр». 

Профильле комитет башлыгы шулай ук икътисад үсешенең стратегик юнәлешләре Россия Федерациясенең 19 илкүләм проектында билгеләнгән милли максатларны тормышка ашыру призмасы аша каралуын билгеләп үтте. «Татарстан 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, алар кысаларында 45 төбәк проекты формалаштырылган һәм уңышлы үтәлә, – диде  Рәгать Хөсәенов. – Әлеге проектлар тормыш эшчәнлегенең барлык төп өлкәләрен колачлый: сәламәтлек саклау, мәгариф, хезмәт җитештерүчәнлеге, цифрлы икътисад, кече һәм урта бизнес, халыкара кооперация һәм экспорт, фән һ.б.». 

Хөкүмәт хисабын караганда республиканың социаль-икътисадый үсеше, стратегик планлаштыру, инвестиция һәм сәнәгать сәясәте мәсьәләләренә аерым басым ясалды. Комитет утырышында Хөкүмәт хисабын икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов тәкъдим итте.

Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән санкцияләр һәм гамәлдәге чикләүләр шартларында республика предприятиеләре һәм оешмалары үз производстволарын үстерүне дәвам итәләр, инвестиция активлыгын саклыйлар, логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп коралар, импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыралар. «Предприятиеләрнең һәм икътисад тармакларының өзлексез эшләве, федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республикада икътисадый үсеш саклана», – дип билгеләп үтте икътисад министрының беренче урынбасары.

Татарстан төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урынын саклап кала: тулаем региональ продукт күләме буенча – 6 урын, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы – 4 урын, төп капиталга инвестицияләр – 5 урын, төзелеш – 2 урын, ваклап сату әйләнеше – 6 урын.

2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме, бәяләүләр буенча, 5,7 трлн сум тәшкил иткән (102,9% үсеш белән). Икътисад структурасында иң зур чагыштырма авырлыкны сәнәгать алып тора – 41,7%. 2025 елда сәнәгать җитештерүе индексы 2024 ел дәрәҗәсенә карата 109,9% тәшкил иткән. Үзебездә җитештергән төяп җибәрелгән товарлар, үз көчләре белән башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 6 трлн сумнан артык тәшкил иткән. Шул ук вакытта аның структурасында шактый зур өлешне эшкәртү производстволары өлеше тәшкил иткән – 79,8%.

2025 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше якынча 1,8 трлн сум тәшкил иткән, яисә 2024 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 102,8%.

2025 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 1 трлн 670,6 млрд сум тәшкил иткән, ягъни 2024 ел дәрәҗәсенә карата 103,8%. Төп капиталга инвестицияләрнең шактый күләме эшкәртү производстволарын үстерүгә юнәлдерелгән – 49,8%. 2025 елда Татарстан җиденче ел рәттән инвестиция климаты торышы милли рейтингында икенче урынны саклап кала алган.

Кече һәм урта бизнес актив үсә. 2026 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, республикада 185,5 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. КУЭ өлкәсендә эшләүчеләр саны – 685,6 мең кеше, үзмәшгульләр саны – 447 мең граждан.

Хәзерге вакытта республикада 97 сәнәгать паркы аккредитацияләнгән, шул исәптән 2025 елда 5 сәнәгать паркы файдалануга тапшырылган. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов территорияләрне комплекслы үстерү өчен авыл җирендә сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясен килештерде. Концепция кысаларында аккредитация узган сәнәгать паркларының резидентларына һәм идарәче компанияләренә төрле преференцияләрдән файдаланырга – салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкаларын киметергә (керемнәргә ставка – 1%, керемнәргә минус чыгымнар – 5%), транспорт салымын түләү буенча салым ташламасын (0%), оешмалар мөлкәтенә салым түләүгә салым ташламасын (0 %) алырга. Әлеге салым ташламалары 10 елга кадәр бирелә.

Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов билгеләп үткәнчә, дүрт ел санкцияләр гамәлдә булуга карамастан, республика икътисады актив үсә. «Ел саен продукцияне озату һәм сәнәгать җитештерүе күләме арта барды, – дип басым ясады Родион Карпов. – Дәүләт оборона заказы 4 тапкырга артты. Татарстанның 200дән артык предприятиесе илебезнең иминлеген тәэмин итүдә катнаша. Эшкәртү производстволары өлеше 80% ка җитте».

Комитет утырышында цифрлы үсеш мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Бүген республиканың ИТ-тармагында 3,5 меңнән артык компания эшчәнлек алып бара, алар 42 меңгә якын белгечкә эш урыннары тәэмин итә.

Республикада республика халкын сыйфатлы элемтә һәм җәһәт интернет белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылган, бигрәк тә авыл җирлекләрендә. «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы кысаларында 2025 елда республиканың 42 муниципаль районында 159 база станциясе төзелгән. 33 меңнән артык авыл халкы югары тизлекле 4G-интернеттан файдалану мөмкинлеге алган. «М-7» һәм «М-12» автомобиль юллары буйлап мобиль элемтә сыйфатын яхшырту өчен 2025 елда 54 база станциясе урнаштырылган.

Бүгенге утырышта  парламентарийлар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» яңа илкүләм проектка интеграцияләнгән.

Бу чорда проектта Татарстанның 362 предприятиесе катнашкан, 6 меңнән артык кеше хезмәтне оештыру һәм җитештерү чылбырлары белән идарә итүнең заманча ысулларына өйрәнгән. 2025 елда проектта 33 муниципаль берәмлектән 87 предприятие катнашкан. Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләре предприятиеләре аеруча активлык күрсәтә.

Проектның төп операторы булып Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге базасында төзелгән Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең төбәк үзәге тора. Үзәк экспертлары сакчыл җитештерү инструментларын кертүне, эчке җитештерү логистикасын оптимальләштерүне һәм туктап торуларны кыскартуны тәэмин итә.

Катнашучы предприятиеләр өчен уртача икътисадый файда 20 млн сум тәшкил итә. Аерым тармакларда, аерым алганда, 80нән артык предприятие тупланган агросәнәгать комплексында (катнашучыларның гомуми саныннан 23%) хезмәт җитештерүчәнлегенең 18% тан артыграгына үсүенә ирешелгән. Предприятиеләрдә гамәлгә ашырылган проектлар буенча гомуми икътисадый файда 5 млрд сумнан артык тәшкил итә.

Быел проектта тагын 55 компания катнашачак.

Комитет утырышында шулай ук мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Профильле комитет башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, закон проекты тәкъдим иткән үзгәрешләр 2025 елның 29 декабрендәге 568 нче Федераль законнан килеп чыга.

«Төзәтмәләр дәүләт мәгълүмат системалары белән эшләүгә якын килүне билгеләүгә юнәлдерелгән, мондый системаларның төрләрен (федераль һәм төбәк) законнар белән беркетүне дә кертеп, шулай ук дәүләт органнары тарафыннан дәүләт мәгълүмат системасы булмаган ведомство мәгълүмат системаларын булдыру һәм эксплуатацияләү мөмкинлекләрен дә кертеп, – дип шәрехләде Рәгать Хөсәенов, документны тәкъдим итеп. – Мондый системалар аларның эшчәнлеген оештыру, документация, хуҗалык һәм башкача тәэмин итү буенча бурычларны һәм функцияләрне үтәү максатларында төзелергә мөмкин. Кертелә торган үзгәрешләр дәүләт идарәсен цифрлы трансформацияләү өчен хокукый нигез булдыруга юнәлдерелгән».

Закон проектын Дәүләт Советының чираттагы утырышында карау планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International