Татарстаннан Донбасска чираттагы гуманитар йөк китерелде

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе, 11:46

Татарстаннан Россиянең яңа төбәкләренә чираттагы гуманитар йөк китерелде. Донбасста гуманитар миссия белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Булат Хәсәнов, Лениногорск районы администрациясе вәкилләре булды.

Гуманитар йөкне Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына китерделәр.

Хәрби хезмәткәрләрнең үтенече буенча сугышчан хәрәкәтләр районнарына кирәкле материаллар һәм җиһазлар: техника өчен запас частьләр, җепсел-оптика челтәрләре өчен җиһазлар, газ баллоннары, электр инструментлары, маскировка челтәрләре, азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары, гаиләләрдән һәм якыннардан күчтәнәчләр алып бардылар.

Гуманитар ярдәм җыюда бизнес вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, Лениногорски шәһәре кешеләре актив катнашты. «Химпродукт-НК» ҖЧҖ (Түбән Кама шәһәре) һәм «Уфанет» АҖ (Уфа шәһәре) үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International