Марат Әхмәтов: «Шәһәр яны районнарында туган телне һәм мәдәниятне саклау катлаулырак, әмма бу кирәк»

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе, 13:45

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Питрәч районында булды. Марат Әхмәтов «М-7 Шәле» индустриаль паркы администрациясе һәм резидентлары белән аралашты, шулай ук районның укыту республика халыкларының туган телләрендә алып барыла торган гомуми белем бирү мәктәпләре эше белән танышты.

Фәйзрахман Әхмәтҗан улы Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбе – республикада иң борынгы татар авыл мәктәпләренең берсе, киләсе елда ул 110 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. 

Шәле авылы мәктәбе үзенең чыгарылыш укучылары белән дан тота, алар арасында – Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, КФУ галимнәре Җәүдәт һәм Илдус Сафиннар, полковник Мансур Әхмәтшин, генерал-лейтенант Габбас Зәйнуллин, РСФСРның атказанган табибы Мәрзия Мөхәммәтҗанова. 

Шәле мәктәбе тарихында халык шагыйре, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай белән бәйле сәхифәләр дә бар: 1930-1934 елларда биредә шагыйрь гашыйк булган Зәйтүнә Мәүледова укыткан. Бүген мәктәптә аңа истәлек тактасы урнаштырылган.

Мәктәп колхозның легендар рәисе Фәйзрахман Сафин исемен йөртә, аның заманында колхоз илдә алдынгылардан санала, мондый хуҗалыкларны ул елларда «миллионер колхоз» дип йөрткәннәр.

Мәктәптә ике бина – узган гасыр уртасында төзелгән корпус ремонтланган, һәм хәзер анда башлангыч звено урнашкан. Мәктәп күптән инде районның милли мәгарифне үстерү методик үзәгенә әверелгән. Бүген дә укучылар Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Мәктәп директоры Алмаз Мөхетдинов билгеләп үткәнчә, туган телләрне өйрәнү, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча эш балалар бакчасыннан алып барыла. «Белем бирү генә түгел, үзеңнең милли мәдәниятеңне, гореф-гадәтләреңне һәм телеңне яратырга өйрәтергә дә кирәк, – дип басым ясады Алмаз Мөхетдинов, – балалар моңа кечкенәдән өйрәнә, мәктәптә без бәйрәмнәр, концертлар һәм фестивальләр үткәрәбез, театр студиясе эшли».  

Район мәдәният йортында узган түгәрәк өстәл утырышында милли мәгариф, туган телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар.

 «Питрәч районы – туган телләрне, шул исәптән татар телен һәм мәдәниятен саклау ягыннан республикада иң катлаулыларның берсе, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов, – Казанга якынлык, урбанизация һәм глобальләшүнең объектив процесслары сизелә. Хисап мәгълүматлары буенча, биредә 64 мең кеше яши, асылда – 120 мең. Көн саен 20 меңнән артык кеше Казанга эшкә китә һәм кире кайта. Авыл яшьләре, район үзәгенә күчеп килгәч, шәһәр тормышына ияләшәләр, тамырларын, туган телләре һәм милли мәдәниятләре белән элемтәләрен югалталар. Район халкын күпмилләтле гаиләгә берләштерү бик авыр. Шуңа күрә безнең бу юнәлештәге эшебез активрак булырга тиеш».

Бүген Марат Әхмәтов «М-7 Шәле» индустриаль паркында булды, резидентлар предприятиеләрен карады, эшмәкәрләр белән аралашты. Бүгенге көндә Шәле авылында ике ел элек ачылган сәнәгать паркы 34 гектардан артык мәйданны били, ул авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, техник җиһазлар җыю һәм башка эшләр белән шөгыльләнә.

Сәнәгать паркы территориясендә участоклар вертикаль планлаштырылган, юллар төзелгән, яктырту көйләнгән, КПП һәм видеокүзәтү эшли, су кертелгән, өлешчә электр челтәрләре сузылган. Сәнәгать паркы территориясендә 9 резидент үз производстволарын булдыру белән мәшгуль,  шуларның берсе – тирәнтен туңдыру склады ачылган һәм эшли. Складта минус 25 градуска кадәр температура саклана, монда ит, балык, ярымфабрикатлар һәм туңдырма саклана. Склад әзер продукция хабы буларак эшли, аннан ул кибет киштәләренә китерелә. Тиздән суытылган продукция склады да ачарга планлаштыралар.

«Резидентларга документлар тутыруда, электр челтәрләре сузуда  ярдәм итәргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләймановка. 

Мондый сәнәгать мәйданчыкларын үстерүдә Марат Әхмәтов зур перспективалар күрә. «Бизнес, бигрәк тә производстволар, шәһәр читенә күчәчәк», – дигән фикердә парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы.

«Агролак» ҖЧҖендә Марат Әхмәтов аграрийларның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән танышты. Районның иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөрү мәйданы 3204 гектар тәшкил итә. Быел 2968 гектарда чәчү планлаштырыла, шуның 490 гектарында көзге культуралар (арыш һәм бодай) чәчелгән инде. Бөртекле һәм кузаклы сабан культураларына 1117 га (бодай, арпа, кукуруз һәм борчак) планлаштырылган. 545 га мәйданда техник культуралар (көнбагыш һәм соя) урнаштырылачак. Азык культураларына 816 га планлаштырылган, 236 га парга калдырыла.

«Агролак» фермаларында бүгенге көндә 888 баш сыер бар, шуларның 375е – савым сыерлары. Бер сыердан 1954 кг сөт савып алына.

Хуҗалыкта техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге йөз процент диярлек. 15 апрельгә ремонтны тулысынча төгәлләргә планлаштыралар.  «Без техниканы шактый яңарттык, – дип сөйләде предприятиенең генераль директоры Раил Галләмов, – күптән түгел 130 млн сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык».

Механизаторлар белән аралашкач Марат Әхмәтов аларга эшләрендә уңышлар теләде. «Иң мөһиме, һава торышы уңайсыз булмасын, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр дә яхшы булсын»,  – дип басым ясады ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International