Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен квоталар киңәйтеләчәк

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе, 13:11

Бүген Дәүләт Советы утырышында махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен өстәмә мәшгульлек гарантияләрен булдыру максатыннан эшләнгән. Документта махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә кабул итү өчен Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы 200 кешедән артык хезмәткәре булган эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең уртача исемлектәге саныннан 1% күләмендә квота билгеләү тәкъдим ителә.

Инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре булып торсалар, банкрот дип танылсалар, хезмәткәрләрне күпләп азат итсәләр, яисә мәшгульлек хезмәтендә СВО катнашучылары арасыннан туры килә торган кандидатлар булмаса, эш бирүчеләр квотаны үтәргә тиеш түгел.

Яңалык республиканың 875 эре эш бирүчесенә кагылачак. Закон проектын гамәлгә ашыру махсус хәрби операция ветераннарын уңышлы эшкә урнаштыруга һәм аларның социаль адаптациясенә ярдәм итәр дип көтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International