СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Бүген Казанда танылган татар шагыйре, публицисты, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Туган тел» Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында узган Татар теле һәм әдәбияты буенча XIII халыкара олимпиадага йомгак ясау тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады.
16
апрель, 2026 ел
Авылда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләре бүген Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эл Республикасы) узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев республиканың бу өлкәдәге тәҗрибәсе һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясе барышында билгеле булды. Әлеге инициатива белән Казан мэры Илсур Метшин чыккан иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ