Марат Әхмәтов: «Үз туган телен яраткан кеше, һичшиксез, башка халыкларның телләренә дә хөрмәтле булачак»

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 14:55

Бүген Казанда танылган татар шагыйре, публицисты, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Туган тел» Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында узган Татар теле һәм әдәбияты буенча XIII халыкара олимпиадага йомгак ясау тантанасы узды.  Җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады.

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада лауреатларына һәм педагогларына мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов республика җитәкчелеге исеменнән аларга туган телне һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук мондый дәрәҗәдәге чараларның яшьләр арасында татар телен популярлаштыру өчен мөһимлеген ассызыклады.

«Без Тукайлы халык, телебез  – Тукай теле, елыбыз – Тукай елы, сүзебез –Тукай сүзе. Шуңа күрә рухи кыйблабызга тугрылыклы булып, ил- көнебезгә,  милләтебезгә, аның киләчәгенә игелекле хезмәт итеп яши торган энҗе бөртеге кебек кешеләр бик кадерле безгә, – диде Марат Әхмәтәв. –  Үз туган телен яраткан кеше, һичшиксез,  башка халыкларның телләренә дә хөрмәтле булачак».  

Марат Әхмәтов башка төбәкләрдә яшәп тә «туган тел сагында» торучы педагогларның хезмәтен аерым атап узды. «Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә телебезне, матур гореф-гадәтләребезне саклап яшәгәнегез өчен без сезнең алда бик зур бурычлы, – дип басым ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы.  – Бу форум – безнең татар телен саклау,  өйрәнү һәм үстерү эшендә гаҗәеп традиция һәм мөһим адым булып тора»

Марат Әхмәтов Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләрен бүләкләде, аларга дипломнар тапшырды. Гран-прины Казанның «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы укучысы Мөслимә Адиева, Пермь краеның Барда авылындагы Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясе укучысы Нәргиз Монасыйпова һәм Истанбул шәһәрендә (Төркия) яшәүче Нурбикә Нәҗипова яулады.

Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы 13-16 апрельдә Казанда «Байтик» балаларны савыктыру-белем бирү комплексы базасында узды. Анда 5 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 500 укучы катнашты. Быел олимпиада бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде.

Олимпиадада катнашучылар – татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, татар теле һәм әдәбияты буенча Интернет-тестларда һәм җыелышларда катнашучылар. Финалга чыгучылар жюрига Г.Тукай һәм М.Җәлил иҗаты буенча үз проектларын тәкъдир иттеләр.

Йомгаклау турының өч этапта узды. Беренче турда татар теле, әдәбияты һәм татар тарихы буенча теоретик белемнәр тикшерде.

Икенче тур сөйләм дәрәҗәсен, актерлык осталыгын һәм әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укуны ачыклады.

Өченче тур фәнни-тикшеренү эшләрен һәм креатив проектларны яклау мәйданчыгы булды.

Чара кысаларында шулай ук мәгариф оешмалары укучылары арасында Габдулла Тукай әсәрләре һәм иҗаты буенча Бөтенроссия рәсем конкурсына йомгак ясалды. Моннан тыш, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Республика премиясе һәм Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатлары игълан ителде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International