Марат Әхмәтов Йошкар-Олада Идел буе Закон чыгаручылар советы утырышында катнаша

2026 елның 17 апреле, җомга, 09:15

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Йошкар-Олада эш сәфәрендә, анда ул Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы эшендә катнаша.

Бүген Мари Эл Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узачак пленар утырышта Идел буе парламентарийлары агросәнәгать комплексын үстерү һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү проблемалары турында фикер алышачаклар. 

Утырышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Марий Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев, округ төбәкләренең закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре катнашыр дип планлаштырыла.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International