СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Бүген Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә багышланган күргәзмә ачылды. Быел Җиңү диктанты сигезенче мәртәбә уза һәм 24 апрельдә республиканың биш йөздән артык мәйданчыгында оештырыла. Күргәзмәне оештыручыларны һәм кунакларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
16
апрель, 2026 ел
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган конкурска йөздән артык гариза кергән. Конкурс лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.
16
апрель, 2026 ел
Бүген Казанда танылган татар шагыйре, публицисты, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Туган тел» Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында узган Татар теле һәм әдәбияты буенча XIII халыкара олимпиадага йомгак ясау тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ