Марат Әхмәтов «Тукай йолдызлыгы» конкурсында җиңүчеләрне котлады

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 17:00

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган конкурска йөздән артык гариза кергән. Конкурс лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.

– Без – бәхетле, мәгърифәтле һәм бай рухлы халык. Чөнки безнең Тукай кебек шәхесләребез күп. Алар гасырлар дәвамында берсен берсе тулыландырып килгән, шуңа күрә дә халкыбыз елның-елында үзенә гыйлем, мәгърифәт, акыл туплаган. Безнең буынның, бездән соң киләчәк яшьләрнең, әлбәттә, вазыйфасы җиңел булмас, чөнки нинди мохиттә яшәвебезне күрәбез. Әмма без бөек Тукаебызга һәм кыйблабызга тугры булып калырга тиеш. Һәм шушы юлны яшь буын да дәвам иттерсең иде, – диде ул.

Марат Әхмәтов «Поэма» һәм «Шигырьләр шәлкеме» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләде. «Шигырьләр шәлкеме» номинациясендә 1 нче урынны Ләйсән Гатина алды, 2 нче урынны – Айрат Суфиянов, 3 нче урынны – Рәмис Аймат. «Поэма» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом Лилия Гыйбадуллинага, 2 нче урын Лениза Вәлиевага,  3 нче урын Хәбир Ибраһимга бирелде.

Җиңүчеләрне һәм кунакларны Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Заил Зәйдуллин котлады, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиягә әлеге конкурсны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Ркаил Зәйдуллин «Пьеса» һәм «Эссе» номинацияләрендә катнашучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырды.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге инициативасы һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә торган конкурс өченче мәртәбә уздырылды. Быел өстәмә «Тукай дәресе» һәм «Тукай тәрбиясе» номинацияләре кертелде, аларда гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре  катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International