«Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасына тәкъдимнәр турында фикер алыштылар

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 17:55

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иҗтимагый яклау штабы мәйданчыгында хатын-кыз депутатларның «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасына тәкъдимнәр җыю һәм фикер алышу буенча «Хатын-кыз приоритеты» эксперт сессиясе узды. Видео-конференц-элемтә режимында узган утырышның модераторы «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева иде. Чарада РФ ФС Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Елена Кузьмичева, Алсу Надршина, Рима Мөхәммәдшина, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.  

Сессияне ачып, Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, барлык дәрәҗәдәге депутатлар корпусы алдында мөһим һәм җаваплы бурыч – «Бердәм Россия» партиясенең халык программасына гражданнарның, иҗтимагый оешмаларның, эксперт җәмәгатьчелегенең һәм, әлбәттә, актив яшьләрнең тәкъдимнәрен җыю.

«Бигрәк тә бу эштә «хатын - кыз тавышы» яңгыравы мөһим, ул үлчәнгән, социаль юнәлешле, кешеләрнең реаль ихтыяҗларына нигезләнгән», – дип белдерде Алсу Нәбиева. – Хатын-кызлар көн тәртибе бүген халык программасының төп юнәлешләренә интеграцияләнгән, алар җәмгыять тормышының аеруча сизгер һәм әһәмиятле өлкәләрен үз эченә ала: СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, һәрбер мохтаҗ турында кайгырту, нык гаилә, кеше сәламәтлеге, авыл үсеше, гореф-гадәтләр һәм башкалар».

Алсу Нәбиева искәрткәнчә, Татарстан Халык программасын гамәлгә ашыру буенча үз комиссиясен төзегән төбәкләрнең беренчесе, аның составына республика министрлыклары, ведомстволары һәм ТР муниципаль берәмлекләре вәкилләре кергән.

«Халык программасы – ул тормышыбызның бөтен юнәлешләрен үстерергә мөмкинлек бирә торган документ, анда даими рәвештә үзгәрешләр, өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертелә, – дип басым ясады РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.  –  Программа ил гражданнарының тәкъдимнәре нигезендә формалаша, көчкә, абруйга ия һәм үз нәтиҗәләрен бирә».

Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең гамәлдәге Халык программасы нәтиҗәләренә җентекләп тукталды. Аның әйтүенчә, Татарстанда 2025 елда илкүләм проектлар буенча гомуми суммасы 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Бу яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, ресурс үзәкләре, поликлиникалар, ФАПлар һәм башка социаль объектлар.

Халык программасын формалаштырганда Татьяна Ларионова эксперт сессиясендә катнашучыларга СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, инвалид балалар өчен белем бирү учреждениеләренең торышы, поликлиникаларда ремонт ясау зарурлыгы, шулай ук яшьләр үзәкләрен үстерү кебек мәсьәләләрне җентекләп карарга тәкъдим итте.

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева республика оешмаларыннан һәм Татарстан хезмәт коллективларыннан Халык программасына кергән тәкъдимнәр турында сөйләде.  Аның әйтүенчә, тәкъдимнәр җыю агымдагы елның гыйнварында башланган. Аларга түләүсез һөнәри белем алу хокукы, алдынгы фән, мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасы, хезмәт өчен түләү, демография мәсьәләләре һәм хатын-кызлар сәламәтлеге кебек юнәлешләр керә.

«Халык программасында эшләүче кешенең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше булдыру кебек юнәлешләр һичшиксез беркетелергә тиеш», – дип билгеләп үтте Елена Кузьмичева. 

Экспертлар сессиясе барышында Казан, Түбән Кама муниципаль берәмлекләре, шулай ук Алексеевск, Аксубай һәм Яшел Үзән районнары вәкилләре халык программасына тәкъдимнәр керттеләр. Алар уңайлы мохит, патриотик тәрбия үзәкләре булдыруга, тулай торакларга һәм авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен кризис үзәкләренә капиталь ремонт ясауга һәм башка мәсьәләләргә кагыла.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International