Казанда танылган Казахстан рәссамы Батухан Баймен күргәзмәсе ачылды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 20:34

Бүген Казан сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә танылган казахстанлы рәссам, Бөтендөнья сәнгать академиясе академигы Батухан Байменның 70 еллыгына багышланган «Номады: черное и белое» гравюрасы күргәзмәсе ачылды. Казакъстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән оештырылган кәргәзмәдә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты.

Батухан Баймен - Казахстанның иң танылган график-рәссамнарының берсе, казах графикасы үсешенә зур өлеш керткән линогравюра новаторы. Заманча рәсем сәнгатендә яңа тенденцияләргә таянып, рәссам ата-бабаларның күчмә мәдәният мирасына илһам ала. Аның график әсәрләре фикернең тирәнлеге, уникаль дала колориты белән аерылып тора. Соңгы елларда Батухан Баймен, тукыманы кәгазь бите урынына куеп, линогравюра техникасын саклап, зур форматта эшли. Батухан Баймен үзенең авторлык алымнарын да булдырган шәхес, алар аңа дөньяда иң зур линогравюралар (берничә метр озынлыктагы) булдырырга ярдәм итә.

Казандагы экспозициядә «Төркиләр», «Бөек дала», «Аблай хан төше» һәм башка бик күп эшләр тәкъдим ителгән. Барлыгы - 55 әсәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International