Депутатлар округларда

2026 елның 17 апреле, җомга, 14:28

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, социаль объектларда булды һәм хәйрия концертларында, форумнарда катнашты.

17 апрельдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эш сәфәре белән Кайбыч районына барды, анда муниципалитетның 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чараларда катнашты. 

16 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Яр Чаллыда узган «Россия суы» бөтенроссия экология корылтаенда катнашты. Чарада катнашучылар экологиягә кагылышлы проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 

14 апрельдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка ике кеше мөрәҗәгать итте. СВО ветеранының 77 яшьлек әнисе үзе һәм 85 яшьлек ире өчен санаторийга юлламалар алуда ярдәм сорады. Кабул итүгә шулай ук өйдә килеп социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча пенсионер хатын да килгән. Барлык сорауларны Алексей Созинов шәхси контроленә алды.      

14 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Теләчедә муниципаль эшкуарлар форумында катнашты. Чара районның инвестиция потенциалы һәм эшкуарлыкны үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен бизнес, дәүләт хакимияте органнары һәм финанс институтлары вәкилләрен берләштерде. Пленар утырыш барышында кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары, инвестиция проектларын финанслау инструментлары, атчылыкны һәм авыл туризмын үстерү, шулай ук эшмәкәрләрнең гамәли кейслары турында фикер алыштылар.

13 апрельдә Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов «Партия десанты» махсус комиссиясе составында «Ярдәм» мәчете каршында төзелеп килүче тернәкләндерү үзәгендә булды.   «Искиткеч һәм бик кирәкле проект, бу тернәкләндерү үзәген ачуны төрле яшьтәге меңләгән каты авыру пациентлар көтә. Үзәкне җәй ахырында ачу планлаштырыла», – дип белдерде депутат.

13 апрельдә Казанда Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Ленин исемендәге мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган хәйрия концертында булды. «Хорошее настроение» фронт бригадасы патриотик җырлар җырлады. Алар даими рәвештә СВО зонасына чыгалар, гуманитар йөкләр илтәләр  һәм үз иҗатлары белән сугышчыларның кәефен күтәлрәләр. «Концертка кадет сыйныфларыннан балалар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, волонтерлар килде. Берләшеп һәм ярдәм итеп, без уртак җиңүебезгә үз өлешебезне кертәбез», – диде  Ольга Воронова.

13 апрельдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев эш сәфәре белән Әтнә районына барды . Ул «Без тарихта эзлебез» республика фестиваленең зона этабында кунакта булды. Быел фестиваль республиканың 36 муниципаль районыннан 148 гаиләне җыйды.   

12 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Теләче районына эш сәфәре белән килде, анда Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писаревны 100 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Чара Олы Нырсы урта мәктәбендә, юбиляр туып үскән авылда узды. Бәйрәм концертында укучылар һәм педагоглар катнашты.  Шул ук көнне кунаклар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International