Фәрит Мөхәммәтшин «Авторетроклуб-21» әгъзаларының гомуми җыелышын уздырды

2026 елның 17 апреле, җомга, 17:43

Бүген республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында «Авторетроклуб-21» әгъзаларының 2025 елда оешма эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышы узды. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин җыелышны ачып, быел авторетрохәрәкәт үзенең юбилеен билгеләп үтәчәген әйтте. «20 ел элек Татарстанның атаклы «Волга ГАЗ-21» җанатарлары берләшергә карар кылдылар һәм «Авторетроклуб-21»не гамәлгә куйдылар. Хәзер безнең Клубта 150ләп кеше исәпләнә, шул исәптән борынгы автомобильлар коллекционерлары да. Барлык чараларда да актив катнашасыз, шуның аша ата-бабаларыбыз истәлеген саклыйсыз, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Иң мөһиме – халык белән элемтә аша клубның абруен саклап калу. Ветераннарга гына түгел, яшьләргә дә игътибар бирергә кирәк».

«Авторетроклуб-21»нең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында идарә рәисе Рафаэль Давыдов мәгълүмат бирде. Аның әйтүенчә, ретромашиналарны яратучылар республиканың барлык районнарында да бар. «Елдан-ел клубка ретротехника белән кызыксынучы һәм аның белән мавыгучы яңа автомобильчеләр кушыла, без бу хәрәкәткә бөтен Татарстаннан борынгылыкны яратучыларны, шул исәптән яшь буынны да җәлеп итәргә тырышабыз. Узган ел без куелган барлык бурычларны да үтәдек», – дип белдерде Рафаэль Давыдов.

2025 елның маенда клуб «Ветеран йорты янында парад» акциясендә катнашты. Хәрби техника колоннасы клуб әгъзаларының автомобильләре һәм артистлар белән бергә Казанның төрле районнарында ветераннарны котлады һәм бәйрәм концерты оештырды. Шулай ук 9 майда автомобиль колоннасы Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парад программасын бизәде.

«Бу дата алдыннан безнең клуб «Казан әйләнәсе» йөгерешендә катнашты, аңа Казан шәһәренең Җиңү мемориаль паркында старт бирелде. Иң элек Геройлар аллеясында чәчәкләр утырту оештырылды. Соңыннан безнең клубның һәм күрше төбәкләрнең йөздән артык автомобиле Югары Ослан һәм Апас районнары ветераннарын котлауда катнашты».

Фестивальләрдә катнашу кысаларында автоһәүәскәрләр Новочебоксарск, Екатеринбург, Тольятти, Ульяновск, Йошкар-Ола һәм Россиянең башка шәһәрләрендә булдылар. Июньдә Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы – Питрәч районының Әлбәдән авылында Брест крепостен саклауга багышланган истәлекле чараларда катнаштылар.

Рафаэль Давыдов шулай ук клубның 2026 елга эш планы проектын тәкъдим итте, ул утырышта катнашучылар тарафыннан кабул ителде.

«Аторетроклуб» гомуми җыелышы карары буенча, 5-8 майда автомобильләр «Ветеран йорты янында парад» патриотик акциясендә, 9 Майда – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парадта катнашачак. Планга шулай ук Новочебоксарскида фестиваль, Екатеринбургта ретромотоциклларның Урал фестивале, Тольяттида автоузыш, Марий Элда «Торъяльский Фордзон» фестивале һәм башка бик күп чаралар кертелгән.

Елның төп вакыйгаларының берсе – Зөя калкулыкларында 14-16 август көннәрендә узачак XIX Халыкара тарихи техника фестивале.

Утырыш клуб активистларына Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International