Лилия Маврина Хәйретдиновлар-Закировлар гаиләсе белән очрашты

2026 елның 21 апреле, сишәмбе, 15:12

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Совет районы башлыгы Роман Фәхретдинов белән берлектә Хәйретдиновлар-Закировлар гаиләсе белән очрашты һәм аларны «Тарихта без эзлебез» гаилә традицияләре республика фестиваленең шәһәр этабында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. 

Очрашу Совет районы администрациясендә узды.  Лилия Маврина һәм Роман Фәхретдинов гаилә традицияләрен саклап калу һәм буыннар элемтәсен ныгыту нисбәтеннән башкарган эшләре өчен гаиләгә истәлекле бүләкләр һәм Совет районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «Тарихта без эзлебез» гаилә традицияләре фестиваленең шәһәр этабы 15 апрельдә Юдино бистәсендә Тимер юлчыларның мәдәният йортында узды. Совет районыннан Хәйретдиновлар-Закировлар гаиләсе катнашты. Гаилә башлыгы Илнур Закиров – шәхси эшмәкәр, әниләре Гөлназ Закирова  – Хәйретдиновлар гаиләсенең җиденче буыны вәкиле – хуҗабикә.Тату гаиләдә кыз белән малай үсеп килә.

Аларның гаиләсендә буыннан буынга тапшырыла торган шөгыль –  шәл бәйләү. Бу һөнәр генә түгел, ә гаилә тарихының бер өлеше. Гаиләдә әлегә кадәр чын реликвия саклана – ерак әбиләрдән калган борынгы шәл.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International