Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан депутатларының, Константин Толкачевның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

2026 елның 4 мае, дүшәмбе, 13:07

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Константин Борисович Толкачевның вакытсыз вафат булуы сәбәпле Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтае депутатларының, гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Башкортстан Дәүләт Җыены адресына телеграмма җибәрде.

"Илебез парламентаризмын торгызуга, федерализм һәм демократия принципларын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән Россия Федерациясенең күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе вафат булды, – дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин.  – Абруйлы сәясәтче, галим һәм офицер, ул Башкортстанның социаль-икътисадый тотрыклылыгын законнар белән тәэмин итү, төбәкара парламент хезмәттәшлеген формалаштыру, татар-башкорт мөнәсәбәтләрен ныгыту башлангычында торды. Республиканың барлык күпмилләтле хакына намус белән хезмәт итте. Константин Борисович һәм аның изге эшләре турындагы якты истәлек закон чыгару эше буенча хезмәттәшләре һәм көрәштәшләре хәтерендә мәңгегә калачак. Бу кайгылы көнне чын күңелдән теләктәшлек һәм ярдәм сүзләрен кабул итегез", – диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International