Казанда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды

2026 елның 5 мае, сишәмбе, 08:52

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды. Акциядә катнашучылар һәм мәктәп укучылары илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алды. Алар стелага чәчәкләр салды һәм ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы депутатлары исеменнән чарада катнашучыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова сәламләде.

«Мондый чаралар тарихи хәтерне һәм буыннар чылбырын саклау өчен аерым әһәмияткә ия. Алар Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү генә түгел, яшьләрдә патриотлык, җаваплылык һәм үз илебез тарихына хөрмәт хисе дә уята", - дип ассызыклады Ольга  Воронова.

Митингта катнашцчылар арасында - Вахитов һәм Идел Буе районнары ветераннар советы вәкилләре, Казанның Вахитов районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Казан шәһәре Думасы депутаты Динә Лаврикова да бар иде.

Чарада укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International