Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде

2026 елның 13 мае, чәршәмбе, 16:51

Бүген Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу өчен килде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International