«Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында Татарстан һәм Киров өлкәсе парламентарийлары фикер алышачак

2026 елның 22 мае, җомга, 11:09

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде, анда ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Киров өлкәсе Закон чыгару җыелышының Социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышы эшендә катнаша. Ике субъект парламентарийлары киләчәктә икътисадны кадрлар белән тәэмин итү һәм төбәкләрдә «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Утырыш Вятка Дәүләт агротехнология университетында узачак. Хәзерге вакытта аның базасында һөнәри осталык программалары актив гамәлгә ашырыла.

Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән оештырылган «Профессионалитет» федераль проекты 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында старт алды, ә бүген инде «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектында дәвам итә.

Проект кысаларында мәгариф-җитештерү кластерлары төзелә, алар колледжларның һәм  икътисадның реаль секторы буларак кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын, социаль өлкәне  берләштерүдән, бер-берсе белән тулыландырудан гыйбарәт. Проект икътисадның төп тармакларын үз эченә ала: машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе һәм авыл хуҗалыгыннан алып IT, транспорт, туризм һәм креатив индустрияләргә кадәр. Бүгенге көндә илнең 86 төбәгендә 601 мәгариф-җитештерү кластеры булдырылган, аларда 24 тармак юнәлеше буенча 2 млн студент белем ала.

2022 елда Татарстан Россиянең беренчеләрдән булып федераль проектта катнашты. Бүгенге көнгә проектта республиканың 18 һөнәри белем бирү оешмасы җиңде.

Бүген Марат Әхмәтов Киров өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашырга ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International