Марат Әхмәтов Минзәлә районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе, 10:33

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Минзәлә районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы «Кама беконы» ҖЧҖ, «Минзәлә Бройлер» терлек чалу цехы һәм «Хуҗамәт ремонт-механика заводы» АҖ эшләре белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Марат Әхмәтов Минзәлә районында эш сәфәрендә, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнаша. Семинарда шулай ук республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш зоналарындагы 14 районнан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнаша.

Семинар-киңәшмә башланганчы Марат Әхмәтов Коноваловка авылында «Кама беконы» ҖЧҖендә булды. Генераль директор Ленар Сәлахов билгеләп үткәнчә, 2020 елдан авыл хуҗалыгы предприятиесе 6 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеше буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра. Дүрт ел элек 3 мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт-товар комплексы файдалануга тапшырылган булган. Предприятиедә барлыгы 3 сөт саву блогы эшли, аларны ферманың "йөрәге" дип атыйлар. Алар"кврусель" тибында эшлиләр

Бүгенге көндә «Кама беконы»ның гомуми баш саны 19 625 данә тәшкил итә, шулардан сыерлар — 9 014, савым сыерлары – 7 800 баш. Көнлек савым – 275 тонна.

Предприятиедә яңа технологияләр, аерым алганда, оптик датчиклар һәм нейрочелтәрләр сурәтләргә автоматик анализ бирә торган   технологияләр актив кертелә. Бу компьютерларга һәм җиһазларга «күрергә», дефектларны танырга, маркировканы укырга һәм процесслар белән кеше катнашыннан башка диярлек идарә итәргә мөмкинлек бирә.

«Кама беконы»нда сыер саву технологияләренең үтәлешен шулай күзәтәләр, сыерларның авыруларын тиз күрәләр.

Якын киләчәктә терлекләр санын арттыру һәм тәүлеккә 800 тоннага автоматлаштырылган азык үзәге төзү планлаштырыла.

Эш сәфәре кысаларында Марат Әхмәтов шулай ук Наратлы Кичү авылында урнашкан «Минзәлә Бройлер» авыл хуҗалыгы кооперативының терлек чалу цехында булды. Цех биш ел элек «Терлек чалу пунктын төзү» программасы буенча төзелгән булган, ул вакытта грант суммасы 27 млн сумнан артык тәшкил иткән. Узган ел монда 150,3 тонна кош ите җитештерелгән.

Бүген Марат Әхмәтов Хуҗәмәт ремонт-механика заводында булды. Монда ашлык чистарту машиналары, орлыкларны һәм катнаш азыкларны киптерү һәм вентиляцияләү өчен җайланмалар җитештерәләр, шулай ук ашлык чистарту заводлары һәм ашлык чистарту-киптерү комплекслары төзелә һәм реконструкцияләнә. Моннан тыш, завод базасында дизель двигательләре ремонтлана.

Төп юнәлеше – урып-җыюдан соң ашлыкны эшкәртү һәм саклау өчен техника җитештерү һәм сату. Узган ел 387 берәмлек техника җитештерелгән, 150 дизель двигателе ремонтланган.

Бүгенге көндә предприятие үз эшләнмәләренә 8 патентка ия. Чыгарыла торган техника Россиянең барлык төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә сатыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International