Юрий Камалтынов: «ПолитЗавод» проекты – һөнәри үсеш өчен яхшы мәйданчык»

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе, 12:48

Бүген Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проектын ачу тантанасы булды, аны «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» оештыра. Быел проектта катнашу өчен 1,5 меңнән артык гариза бирелгән, аларның нәтиҗәләре буенча финалга 120 кеше үткән. Конкурста катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

«ПолитЗавод» икенче ел рәттән федераль проект кысаларында «Яшь Гвардия»нең республика бүлегендәге коллегаларыбыз ярдәмендә уза. Егерме ел ул төбәк конкурсы булды, әмма федераль үзәк һәм партия структуралары әлеге проектның нәтиҗәлелеген бәяләделәр, – диде Юрий Камалтынов, проект финалистларын сәламләп. – «ПолитЗавод» кебек партия проектлары – һәнәри  үсеш өчен яхшы мәйданчык. Бүген залда алдан сайлап алу иләген узган катнашучылар утыра, сезнең карьера һәм сәяси трекның ничек төзелүе инде үзегездән тора».

Юрий Камалтынов шулай ук катнашучыларга үзенең теләкләрен җиткерде, барыннан да элек, теләсә кайсы өлкәдә үз эшеңнең профессионалы булырга кирәклеген билгеләп үтте. «Хәзер сез сәяси эшлеклеләр булырга телисез, ләкин барыннан да элек сезгә сайлаган һөнәрегезнең остасы булырга кирәк, чөнки үзегезнең һөнәри тәҗрибәгезгә, бай шәхси тәҗрибәгезгә нигезләнмичә сәясәтче булу мөмкин түгел. Шул вакытта гына кешеләр белән эшне дөрес итеп оештырырга мөмкин», – дип йомгаклады сүзен Юрий Камалтынов.

Котлауларны һәм теләкләрне «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова җиткерде. «Сез шундый яшьтә, үзегезне бөтен нәрсәдә, сәясәттә дә, башка өлкәләрдә дә сынап карарга кирәк, чөнки сез хәзер тормышта билгеләнәсез, тормышта кайда иң яхшылар булачагыгызны аңларга тиеш", – дип белдерде  Ольга Воронова.

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»  төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, узган ел проектның Татарстаннан 16 җиңүчесе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашкан. «Без Татарстанда 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган «ПолитЗавод» проектының чираттагы сезонын ачабыз. Бу елларда безнең проектның алыштыргысыз остазы булып партиянең төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин торды.  Ул күп еллар дәвамында проектны хуплап килде һәм һәрвакыт бер гади фикергә басым ясый иде, иң мөһиме – кешеләр белән эшләргә өйрәнү. Һәм без чын күңелдән «ПолитЗавод» проекты нәкъ менә безнең катнашучылар, беренче чиратта, кешеләр, аларның проблемалары һәм сораулары белән эшләргә өйрәнсеннәр өчен юнәлдерелгән дип саныйбыз».

«ПолитЗавод»  – сәяси актив яшьләр өчен аларны алга таба да иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итүгә юнәлдерелгән ачык конкурс мәйданчыгы. Проект кысаларында катнашучылар биш юнәлеш буенча көндезге һәм читтән торып белем бирү программасын узачак: идеология һәм халык программасы, сәяси система һәм гражданнарның сораулары, коммуникацияләр һәм каршылыклар белән эшләү, сайлау кампанияләрен оештыру, яшьләр бергәлеге һәм җәлеп итү. Проектта җиңүчеләр башкарма һәм закон чыгару органнарына стажировкаларга чакырылачак, иң яхшы катнашучылар «Бердәм Россия» партиясеннән эшкә урнашырга тәкъдимнәр, шулай ук депутат ярдәмчесе булу, социаль инициативаларны хуплау мөмкинлеге алачак.

Татарстанда «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» «ПолитЗавод»ны инде 20 елдан артык гамәлгә ашыра. Бу вакыт эчендә ул күп кенә яшь сәясәтчеләргә карьерасында беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән төп проектларның берсенә әверелде. Проектта катнашу нәтиҗәләре буенча күп кенә финалистлар һәм катнашучылар үзләрен иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә таптылар, Дәүләт Советы депутатлары, депутатлар ярдәмчеләре булдылар, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә уңышларга ирештеләр. Быел Татарстанда катнашу өчен 1,5 меңнән артык кеше гариза биргән, шуларның 300е әңгәмәләрдә катнашкан, проектка 120 яшь кеше сайлап алынган. 18 майдан 21 июньгә кадәр 5 очрашудан торган төбәк этабы узачак. 22 июньнән 28 июньгә кадәр проектның төбәк этабында финал һәм бүләкләү булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International