СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
июнь, 2026 ел
Бүген парламентның егерме беренче утырышы кысаларында Дәүләт Советы фойесында «Тыл һәм фронт – гомуми җиңү» дип аталган фотокүргәзмә ачылды, аның экспозициясе Татарстан Республикасы шефлыкка алган Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу процессын, шулай ук Татарстан сугышчыларының махсус хәрби операциядә катнашуын чагылдыра. Фотокүргәзмә экспозициясе белән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, парламент депутатлары танышты.
8
июнь, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы утырышында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2025 елда Татарстанда яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәгълүмат белән ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров чыгыш ясады.
8
июнь, 2026 ел
Бүген парламентның егерме беренче утырышы кысаларында Дәүләт Советында «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе узды. Утырыш башланыр алдыннан депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен 2026 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ