Бүген Дәүләт Советы утырышында Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү һәм муниципалитет чикләрен билгеләү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2025 елда Татарстанда яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәгълүмат белән ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Хисап палатасының 2025 елдагы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде. Доклад белән ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.
Бүген парламентның егерме беренче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме беренче утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән – 9 республика законы проекты, 3 федераль закон проекты һәм 3 закон чыгару инициативасы.