Арча районы Сарай-Чокырча тимер юл разъездының торак пункты бетерелде

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 12:36

Бүген Дәүләт Советы утырышында Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү һәм муниципалитет чикләрен билгеләү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләвенә караганда, кадастр карталары буенча торак пункт урынында тимер юл һәм Чокырча тукталыш платформасы гына урнашкан, йортлар һәм башка корылмалар юк. Торак пункт территориясендә шулай ук электр тапшыру линияләре терәкләре, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, су агызу, газ белән тәэмин итү юк, җирле әһәмияттәге юллар категориясенә кертелгән Түбән Курса торак пунктына кадәр юл бар. Социаль объектлар, мәдәни мирас объектлары да юк.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, торак пунктта теркәлгән кешеләр юк. Моны исәпкә алып, Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пункт билгеләрен югалтты», – диде Алмаз Хисаметдинов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International