Азат Кадыйров: «Татарстан яшьләр белән эшләү өлкәсендә Россия төбәкләре арасында иң яхшы дип танылды»

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 12:12

Бүген Дәүләт Советы утырышында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2025 елда Татарстанда яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәгълүмат белән ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров чыгыш ясады.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда миллионнан артык яшь кеше яши, бу республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә.

Азат Кадыйров әйтүенчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшьләр белән эшләү өлкәсендә Россия төбәкләре арасында иң яхшы дип танылган. «Мондый нәтиҗәгә республика эчендә ведомствоара бердәм эш нәтиҗәсендә генә түгел, ә безнең яшьләр сәясәтенең федераль экосистемасына тулысынча кушылуыбыз нәтиҗәсендә дә ирешелде», – дип басым ясады ТР яшьләр эшләре министры.

«Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын финанслау күләме 2025 елда 8,9 млрд сум тәшкил иткән, 2026 елда – 9 млрд сум. Узган ел республикага «Яшьләр өчен төбәк» проекты һәм Россия яшьләренең форум кампанияләре кысаларында 276 млн сумнан артык федераль акча җәлеп ителгән.  Акчалар Химиклар мәдәният йорты базасындагы Яшьләр үзәген ремонтлауга һәм тармак белгечләре өчен белем бирү программаларына тотылган.

2025 елда төрле программалар кысаларында Татарстанда 7 объект төзелгән – Балык Бистәсе һәм Саба районнарында яшьләр үзәге, Кукмара, Сарман, Баулы, Биектау, Нурлат районнарында –  сәламәтләндерү лагере. Узган ел 2,77 млрд сумга төшереп 32 объектка капиталь ремонт ясалган: 5 яшьләр үзәге, 7 яшьләр клубы, 9 психологик-педагогик ярдәм үзәге, 11 балаларны савыктыру лагере. 2026 елга планнары турында сөйләгәндә, Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, 3 млрд сумга якын 30 объект планлаштырылган.

Яңаруга карамастан, министр яшьләр сәясәте учреждениеләренә йөрү проценты югары булмавына игътибар итте. «Без системалы рәвештә алымны үзгәртәбез: эш вакытын 21:00 гә кадәр озайтабыз, мәктәпләргә, көллиятләргә, югары уку йортларына чыгабыз – яшьләргә мөмкинлекләр турында хәбәр итәбез», – диде ул. 

Яңа тенденцияләргә килгәндә, Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, тикшеренүләр статистикасы буенча балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр көн саен челтәрдә 4-9 сәгать уздыралар, ә атналык күрсәткеч 24 сәгатьтән артып китә. «Безнең бурыч – бу талантларны күңел ачудан иҗат итүгә, шаукымсыз кулланудан җаваплылыкка: «эшлекле патриотизмга» юнәлтү, – дип билгеләп үтте Азат Кадыйров.

Проблемалы мәсьәләләр арасында министр наркотиклар куллануны атады, ул яшьтән үк башлана. «Россия яшьләре тикшеренүләре беренче тапкыр кулланып карауның яше 17 яшьтән 13,8 яшькә кадәр кимүен күрсәтә, шул ук вакытта наркотик контент белән танышу 8 яшьтән башлана, ә тулаем алганда элегрәк тә – төрле уеннар, мемнар, роликлар аша, – диде Азат Кадыйров. – Балаларның 70% тан артыгы наркотиклар турында яшьтәшләреннән түгел, ә челтәрдән белә».  Мондый очракларда, министр әйтүенчә, проблемаларны хәл итү өчен республикада төзелгән психологик-педагогик ярдәм үзәкләре һәм ышаныч телефоннары кушыла. Ярдәм цифрлы платформа һәм Татарстанның бөтен территориясен колачлаган тәүлек буе эшләүче ышаныч телефоннары аша күрсәтелә, аларны бердәм номерда берләштерү планлаштырыла.

Балалар ялын оештыру мәсьәләләренә килгәндә, Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, 2025 елда 224 меңнән артык бала ял иткән, шуларның 6,8 меңе – Кырымда һәм Краснодар краенда. Махсус хәрби операциядә  катнашучыларның 9 меңнән артык баласы бушлай ял иткән. Быел савыктыру кампаниясен финанслау 3 млрд сум тәшкил итә. 239 мең баланың ялы планлаштырылган, шул исәптән махсус хәрби операциядә  катнашучылар гаиләләреннән 8657 бала, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 2450 бала һәм авыр тормыш хәлендә калган 10903 бала.

Яшьләр эшләре министры сүзләренә караганда, эшкә урнаштыру –деструктив тәртипне профилактикалауның иң нәтиҗәле чараларының берсе. Узган ел 16 меңгә якын бала студентлар хезмәт отрядлары составында эшләгән, 6 меңгә якын яшь кеше яңа эшче һөнәрләре алган. 2026 елда кимендә 15 мең студентны эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Фикер алышу барышында парламентарийлар Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен Татарстан балалар лагерьларындагы сменалар, яшь журналистлар өчен «Алтын каләм» конкурсы уздыру, наркотикларны иртә куллануның сәбәпләре белән кызыксындылар.

Азат Кадыров билгеләп үткәнчә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен «Милләтебез хәзинәләре» сменасы оештырыла, «Алтын каләм» конкурсын үткәрү өчен яшь журналистлар өчен финанслар каралган, ә наркотикларны кече яшьтән куллануның сәбәпләрен министр компьютер уеннары дип атады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International