Җәмәгать судьялары сайланды

2026 елның 8 июне, дүшәмбе, 10:17

Бүген парламентның егерме беренче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме буенча (карар белән аның рәисе Александр Чубаров таныштырды) парламентарийлар җәмәгать  судьялары итеп өч елга Лилия Динисламованы (Азнакай суд районы буенча, 1 нче суд участогы), Ләйсән Мортазинаны (ТР Кама Тамагы суд районы буенча, 1 нче суд участогы), Николай Мухрановны (ТР Түбән Кама суд районы буенча, 8 нче суд участогы), Алла Шмакованы (Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча, 3 нче суд участогы)), Давид Бит-Моратны (Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча, 2 нче суд участогы), Валерия Горбунованы (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча, 7 нче суд участогы), Рузалия Ибраһимованы (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча, 11 нче суд участогы) һәм  Наталья Зурбашеваны (ТР Чистай суд районы, 2 нче суд участогы буенча) сайладылар.

Шулай ук вәкаләтләр вакытын чикләмичә җәмәгать судьялары итеп Лилия Фатыйхованы (ТР Балтач суд районы, 1 нче суд участогы буенча), Миләүшә Биктимерованы (Казан шәһәренең Киров суд районы, 4 нче суд участогы буенча), Марат Мифтаховны (Яр Чаллы шәһәре суд районы, 9 нчы суд участогы буенча), сайларга тәкъдим итте  –  Эдуард Миндубаевны (Казан шәһәре Совет суд районы буенча, 1 нче суд участогы) һәм  Аяз Гыйздәтуллинны (ТР Тукай суд районы буенча, 2 нче суд участогы) сайладылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International