Бакчачылар һәм коммерциячел булмаган оешмалар өчен мөлкәткә салым буенча ташламалар 2028 елга кадәр озайтыла

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 11:03

Бүген оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән мөлкәткә салым буенча ташламаларның гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.

Аерым алганда, коммерциягә карамаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре, шулай ук коммерциягә карамаган оешмалар өчен ташламалар 2028 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Аерым алганда, алар гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата салым салудан азат ителә.

Сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына карата, барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан финанслана торган оешмалардан тыш, салым түләү рәвешендә преференцияләрне 2028 елның 1 гыйнварына кадәр исәпләнгән салым суммасының 4,55% күләмендә озайту каралган.

Халыкка табигый газ сата торган оешмалар өчен, Татарстан Республикасы территориясендәге торак пунктларда газ китерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елның 1 гыйнварыннан яңа гына файдалануга тапшырылган
1,2 МПа кадәр, шуны да кертеп, басымлы газ бүлү челтәренең газүткәргечләренә карата закон проектында преференцияне исәпләнгән салым суммасының
4,55 проценты күләмендә салым түләү рәвешендә 2032 елның 1 гыйнварына кадәр озайту каралган.

Шулай ук закон проекты тарафыннан 2027 – 2031 елларга Татарстан Республикасында халыкка табигый газ сата торган оешмалар өчен исәпләнгән салым суммасының 72,73 проценты күләмендә салым түләү рәвешендә ташлама билгеләү тәкъдим ителә, – газ бүлү челтәренең калган газүткәргечләренә карата.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International