Өлешле төзелеш мәсьәләләре – дәүләт контролендә

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 11:05

Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә органнарына һәм шәһәр округларына күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турында законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.   

Документ күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле рәвештә торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеген контрольдә тоту һәм күпфатирлы йортларны өлешле төзелеш өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыруны оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта, гамәлдәге законнар нигезендә, әлеге дәүләт вәкаләтләре түбәндәге муниципаль берәмлекләргә – Казан һәм Чаллы шәһәрләренә, шулай ук Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Питрәч, Биектау, Югары Ослан, Алабуга һәм Әлмәт районнарына бирелгән. Башка районнар территориясендә күрсәтелгән дәүләт вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе гамәлгә ашыра.

Сүз төзүченең һәм проект декларациясенең билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында бәяләмә бирү, төзүчедән эшчәнлек башкару турында мәгълүмат һәм кварталлык хисап алу, региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру, өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап судка гаризалар белән мөрәҗәгать итү һәм башкалар турында бара.

Кабул ителгән закон проекты 2027 елның 1 гыйнварыннан әлеге дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына гына калдыра. Барлык муниципаль районнарга карата вәкаләтләр 2027 елның 1 гыйнварыннан вәкаләтле республика башкарма хакимияте органы - Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International