Шифалы ләм җитештерүче һәм сатучы эшкуарларга салым ташламалары билгеләнә

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 11:11

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта бизнесны үстерү турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Документ шифалы ләмне чыгаручы һәм сатучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген беркетә.

Хәзерге вакытка кадәр мондый ярдәм минераль сулар чыгаручы кече һәм урта бизнес субъектларына гына бирелә иде.

Ләкин шифалы ләмнәр, минераль сулар кебек үк, табигый дәвалау ресурсларына керә, дип саныйлар парламентарийлар. Мондый мөмкинлек федераль законнарда язылган инде.

Кабул ителгән закон республика законының 9 статьясындагы 3 өлешенә корреспондентлы үзгәреш кертә, ул шифалы ләмнәр чыгаруны һәм сатуны гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын финанс ярдәме күрсәтелә алмаган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасыннан төшереп калдыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International