Махсус инвестиция контрактларында катнашучылар өчен салым ставкаларының гамәлдә булуы озайтыла

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 11:14

Бүген Дәүләт Советы утырышында махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

2017 елның 2 декабрендә үз көченә кергән  «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законында аны салым түләүчеләргә – 2026 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән махсус инвестиция контрактларында катнашучыларга карата куллану каралган.

«Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында»  федераль закон нигезендә махсус инвестиция контрактлары 2030 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча төзелә.  Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук Татарстанга инвесторларны җәлеп итүне стимуллаштыру, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру һәм сәнәгать җитештерүен үстерү максатларында закон тарафыннан салым түләүчеләргә – махсус инвестицион контрактларда катнашучыларга карата Законның гамәлдә булуын 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителә", – дип билгеләде республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин.

Салымнар һәм финанслар буенча Комитет рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, Татарстанда инвестицияләргә ярдәм итү өчен шартлар тудырыла. "Шундый инструментларның берсе оешмалар табышына салым буенча салым ташламалары бирә торган махсус инвестиция контрактлары булды. Башта салым ташламалары 2026 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән контрактларга кагылган, закон белән алар 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла», – дип йомгаклады Леонид Якунин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International