Ветераннар һәм күп балалы ата-аналар урман утыртмаларын сатып алганда ташламаларга дәгъва итә алачак

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 11:15

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.  Документ шәхси торак төзелеше яисә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә торак йорт һәм каралты-куралар төзү, торак йортны һәм каралты-кураларны ремонтлау максатларында урман утыртмаларын үз ихтыяҗлары өчен сату-алу шартнамәләре төзегәндә дәүләтнең аерым ярдәменә мохтаҗ гражданнарга ташламалар кертүне күздә тота.

Аерым алганда, урман утыртмаларын үз ихтыяҗлары өчен сату-алу шартнамәләре төзегәндә ташламалардан Бөек Ватан сугышы ветераннары, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар, олы бала 18 яшькә җиткәнче яисә ул белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмада көндезге уку формасында белем алганда 23 яшькә җиткәнче яисә инвалид булган өлкән бала 23 яшькә җиткәнче, махсус хәрби операция ветераннары, һәлак булган (вафат булган) хәрби  хәрәкәтләр ветеранының хатыны (ире), янгын яисә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә торак урыннарын югалткан гражданнар файдалана ала.

Алар өчен үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре буенча түләү ставкаларына карата 0,5 түбәнәйтүче коэффициент билгеләнә. Әгәр әлеге хокукка ия торак йорт яисә җир кишәрлеге милекчеләре берничә булса, ташламалы ставка мондый милекчеләрнең һәркайсына карата граждан сайлавы буенча кулланыла.

Закон республика Рәисенә имза салуга юнәлдерелгән. Документ рәсми басылып чыкканнан соң 90 көн узгач үз көченә керә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International