Республикада махсус операция ветераннарын эшкә урнаштыруны контрольдә тоту катгыйлана

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 11:17

Бүген административ хокук бозулар турында республика кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон махсус операция ветераннарын эшкә урнаштыру буенча үз йөкләмәләрен үтәмәгән эш бирүчеләр өчен штрафлар кертүне күздә тота.

Документ  махсус операциядә катнашучылар өчен эш урыннарын квоталау турында 2026 елның 25 апрелендәге республика законын үтәү йөзеннән эшләнгән.

Әлеге закон нигезендә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы, штат саны 200дән артык булган оешмаларның эш бирүчеләренә СВО ветераннарын эшкә урнаштыру өчен хезмәткәрләрнең уртача исемлектәге саныннан 1% эш урыны бүлеп бирү бурычы билгеләнә.

Хәзер билгеләнгән квотаны үтәмәгән өчен вазыйфаи затларга 20-30 мең сум, юридик затларга 50-100 мең сум күләмендә штраф салына. Административ хокук бозулар турында эшләр кузгату вәкаләтләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вазыйфаи затларына беркетелә.

Закон республика Рәисенә имза салуга юнәлдерелде. Законга үзгәрешләр 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International