«Герой ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар бушлай җир кишәрлеге ала алачак

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 11:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында Республика Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән һәм «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларның бушлай җир кишәрлеге алу хокукын билгели.

Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясына кертелгән үзгәрешләр «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларның дәүләт милкендә яисә муниципаль милектә булган җир кишәрлеген милеккә түләүсез алу хокукын күздә тота.

Моннан тыш, Җир кодексында хәзер мондый җир кишәрлекләрен бирү тәртибе язылган. Аерым алганда, җир кишәрлеген алу өчен исәпкә хатын-кыз үзе яши торган территориядәге муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органына тиешле гариза һәм аның хокукын раслый торган документлар белән мөрәҗәгать итеп баса ала. Муниципалитет җир кишәрлеге бирү турында гариза теркәлгәннән соң 20 көн эчендә исәпкә кую яки исәпкә куюдан баш тарту турында Карар кабул итә һәм исәпкә кую вакытыннан алып 30 көн эчендә «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызга җир кишәрлеге тәкъдим итә.

Җир кишәрлеген сайлау «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кыз һәм җирле үзидарә органы вәкиле тарафыннан имзалана торган акт белән рәсмиләштерелә. Акт нигезендә, аңа кул куйганнан соң яисә җир кишәрлеген кадастр исәбенә куйганнан соң (җир кишәрлеген төзү таләп ителгән очракта) 14 көннән дә соңга калмыйча, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы җир кишәрлеген бирү турында Карар кабул итә.

Җир кишәрлекләре шәһәр торак пунктлары чикләрендә кимендә 0,08 гектар һәм авыл торак пунктлары чикләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә кимендә 0,25 гектар күләмендә бирелә.

Закон Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка имзалауга җибәрелгән. Документ рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International