Парламентта Хөкүмәт сәгатендә демография сәясәте мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 12:23

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар демография сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әлеге сорау буенча хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.  

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, демографик үсешнең төп күрсәткече — туучылар санының суммар коэффициенты (ТСК), ягъни бала табу яшендәге (15 яшьтән 49 яшькә кадәр) бер хатын-кызга туры килә торган туучылар саны. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулаем ил буенча ТСКның  2,8% ка кимүе күзәтелә – 1,400 дән (2024 елда) 1,361 балага кадәр. Татарстанда 1,2% ка кимү күзәтелә, бер хатынга 1,451 дән 1,434 балага кадәр. Кимү темплары тулаем ил белән чагыштырганда түбәнрәк, әмма алар бар. 

Ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, алар комплекслы, аз керемле күп балалы, студент гаиләләре, шулай ук үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр мәнфәгатьләренә кагыла.

Балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 2026 елга республика бюджетында 30,6 млрд сум акча каралган. Татарстанда авыл җирендә даими яшәүче хатын- кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр программасы гамәлгә ашырыла: 25 яшькә кадәр беренче баланы тапканда 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баланы тапканда 100 мең сум.  Әлеге түләүне алган 16,4 мең хатын-кыз арасында һәр бишенчесе (18%)  29 яшькә кадәрге күп балалы әни булды. Быелдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ярдәм күләме арттырылды– беренче бала туганда 100 мең сумга кадәр, анага  29 яшькә кадәрге өченче баласы туганда 200 мең сум.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, демографиягә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларның берсе – «Бәләкәч-Малыш» программасы, ул республика бюджетыннан 715 млн сумнан артык күләмдә финанслана. Ел саен әлеге программа буенча гомеренең беренче өч елында хроник авырулы (медицина күрсәткечләре буенча) 36 мең бала һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар бушлай махсус сөт ризыклары алалар.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30% күләмендә субсидия, гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга юл йөрү өчен 400 сум күләмендә айлык түләү һәм 6 яшькә кадәрге балаларны дарулар белән түләүсез тәэмин итү кебек чаралар күп балалы гаиләләргә керемнәрне исәпкә алмыйча бирелә. Күп балалы гаиләләр өчен балалар бакчаларында гомуми үстерү юнәлешендәге төркемнәр өчен ата-аналар түләве 50% ка киметелде.

2020 елдан керемнәре яшәү минимумыннан артмаган күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең 100% ы компенсацияләнә.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларның 60% ы өстәмә белемне түләүсез ала. 2025 елдан күп балалы гаиләләргә урта һөнәри белем бирү оешмаларында балаларны укыту хакының 30% ы компенсацияләнә. 2026 елда урта һөнәри белем алучы күп балалы гаиләләрдән 699 бала ярдәм алачак.

2025 елда 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 6 гаилә республика бюджеты хисабына бушлай автобус белән тәэмин ителгән. 2026 елда мондый автобусларны 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче тагын 5 гаилә алачак.

Эльмира Зарипова искәрткәнчә, Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр сертификатлар буенча республика бюджеты хисабына, ун һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр беренче чиратта торак белән тәэмин ителә. 2007 елдан 650 шундый гаилә торак шартларын яхшырткан. 2026 елда тагын 22 гаиләне тәэмин итү планлаштырыла. Күп балалы гаиләләргә барлыгы 56 890 җир кишәрлеге бирелгән. 2025 елдан башлап ел саен бу участокларны төзекләндерүгә 1 млрд.сум бүлеп бирелә: су белән тәэмин итүгә һәм юлларга 500 млн. сум.

2000 елдан республикада «Ана даны – Материнская слава» медале булдырылды, ул 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирелә.  2000 елдан 1,7 мең хатын-кыз бүләкләнгән, шул исәптән 30 ы быел. 2022 елда республикада 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Ата-ана фикакарьлеге» медале булдырылды. 2022 елдан бирле әлеге бүләкне 18 гаилә алган.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Аларга ярдәм йөзеннән 3 яшькә кадәрге балалар өчен дарулар өчен елына 10 мең сум түләнә. Яңа туган сабыйлар өчен комплектларны ел саен 2,5 мең сабый ала. 108,5 мең бала бакчага йөргән өчен түләүнең бер өлеше компенсацияләнә: беренче балага — 20%, икенче балага — 50%, өченче балага-70%. Җан башына уртача кереме 20 мең сумга кадәр булган гаиләләр өстәмә рәвештә ата-аналар түләвеннән муниципаль компенсация алалар.

Татарстанда студент гаиләләргә ярдәм итүнең республика чаралары кертелгән. «Корпоратив демографик стандарт кысаларында гаиләле хезмәткәрләренә ярдәм итеп, республиканың эре эш бирүчеләре демографик үсешкә җитди өлеш кертә», – дип билгеләп үтте хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры. Аның сүзләренә караганда, күп кенә эш бирүчеләр хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының ялын оештыру мәсьәләләрен хәл итә: юлламалар бәясен тулысынча яки өлешчә компенсациялиләр, никахлашканда, бала туганда, белем көненә һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрүгә матди ярдәм күрсәтәләр.

Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, гаиләләргә ярдәм итүнең мөһим элементы булып балалар бакчалары челтәрен үстерү, балалар бакчаларында эш көнен озайту, ясле төркемнәрен үстерү тора. Татарстанда 1894 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 185882 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә. 2026 елда Питрәч, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында өч балалар бакчасы төзеләчәк.

Парламентарийлар бала тудыру йортларын модернизацияләү мәсьәләләре белән кызыксындылар, моңа Эльмира Зарипова 2026 елда 396 млн сумлык 2 перинаталь үзәк җиһазландырылган, 2027 елда тагын икесен җиһазландыру планлаштырыла, дип җавап бирде.

Әле сорау буенча фикер алышуга йомгак ясап, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, демографик сәясәт - ул бик мөһим тема, ил язмышында зур роль уйный. «Без утырышларда бу мәсьәләгә тагын берничә тапкыр әйләнеп кайтачакбыз», — дип белдерде Марат Әхмәтов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International