Марат Әхмәтов Дәүләт Советының бу елның беренче яртыеллыгында башкарган эшенә йомгак ясады

2026 елның 22 июле, чәршәмбе, 12:45

Бүген бу елның язгы сессиясен йомгаклаган егерме икенче утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады.

«Барлык чикләүләргә һәм кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үзенең ышанычлы үсешен дәвам итә, – дип басым ясады  Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, халыкара багланышлар киңәя, республикада масштаблы чаралар үткәрелә. «Россия – АСЕАН саммиты кысасында эшлекле очрашу барышында Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның уңышларына югары бәя бирде, «Татарстанны технологик һәм сәнәгать үсеше лидерларының берсе» дип атады», – дип искәртте парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. 

Язгы сессиядә Дәүләт Советының 5 утырышы булган, аларда 110нан артык мәсьәлә каралган, 162 карар кабул ителгән. Парламентка 50 закон проекты кертелгән, аларның 39ы закон буларак кабул ителгән, шул исәптән сигезе – база законнары.

Марат Әхмәтов аеруча әһәмиятлеләре арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарына квота билгеләү, алкогольсез тонусны күтәрүче эчемлекләр сатуны тыю һәм чикләү, Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен җайга салу, мәҗбүри күченүчеләргә, качакларга түләүсез юридик ярдәм алу хокукы бирү турындагы законнарны атады.

Моннан тыш, парламентарийлар хакимият органнарына инвалидларга туристлык индустриясе объектларына керү мөмкинлеген тәэмин итүне йөкләделәр, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм өч дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән гражданнар белән беррәттән, Россия Федерациясе Хезмәт Геройларын транспорт салымы түләүдән азат иттеләр.

«Безнең «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» закон чыгару инициативасы буенча 2026 елның 10 июнендәге 168-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде, ул чит илләрдә Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән административ хокук бозулар кылган очракта затларны административ җаваплылыкка тарту кагыйдәләрен таратуга нисбәтле», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында республика Дәүләт Советының ике 2 закон чыгару инициативасы карала.

Марат Әхмәтов профильле комитетлар, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшенә, парламентара элемтәләрне үстерүгә аерым тукталды. «Беренче яртыеллыкта парламентара элемтәләр үсеше дәвам итте, – дип белдерде ул. – Парламент диалогы закон чыгаручыларның округ һәм федераль советлары мәйданчыкларында, Закон чыгаручылар Советы Президиумы эшендә катнашу аша киңәйтелде».

Ислам дөньясы һәм Глобаль көньяк илләре белән мөнәсәбәтләрне һәм үзара ышанычны ныгыту мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. «Татарстанда узган 17 нче халыкара икътисадый «Казан форумы»  һәм 35 нче Россия – АСЕАН саммиты илебезнең халыкара элемтәләрен киңәйтүдә республиканың потенциалын тагын бер кат күрсәтте, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Республика Рәисе кушуы буенча Татарстан парламент делегациясе июнь аенда Минскида узган Россия һәм Беларусь төбәкләренең 13 нче форумы чараларында актив катнашты. ТР Югары Ослан муниципаль районы белән Беларусь Республикасы Минск өлкәсенең Столбцово районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзаланды».

Парламентара хезмәттәшлек профильле комитетлар дәрәҗәсендә дә үсеш алды. 22 майда Кировта Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышы булды.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы искәрткәнчә, 2026 ел илдә Россия халыклары бердәмлеге елы билгесе астында уза. Республика М.Җәлилнең тууына 120 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында Татарстанда тарихи хәтерне саклау, үткән һәм бүгенге көн геройларына ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез. Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Даими рәвештә яңа төбәкләргә гуманитар ярдәм җибәрәбез. Безнең күп кенә коллегаларыбыз гуманитар йөкләрне шәхсән озатып йөрделәр. Гомуми эшкә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте парламентарийларга Марат Әхмәтов.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү аерым контрольдә кала. «Бу яртыеллыкта депутатлар тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау, экология һәм башка өлкәләргә кагылышлы 5361 мең мөрәҗәгать каралды», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Икътисадның өзлексез эшләвен тәэмин итү, гражданнар һәм сәнәгать объектларының иминлеге, җирле үзидарәне үстерү, социаль ярдәм чараларын, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларга,  камилләштерү, милләтара тынычлыкны һәм иҗтимагый тотрыклылыкны саклау мәсьәләләре парламентарийларның көн тәртибендә актуаль булып кала.

Әлбәттә, РФ ФС 9 чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдагы чорның мөһим вакыйгасы булачак. «Алдан тавыш бирү, конференцияләр, съездлар нәтиҗәләре буенча үз кандидатлары белән төп сәяси көчләр билгеләнде, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Сайлау кампаниясендә катнашучыларны Татарстанда сайлаулар һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә, гадел һәм ачык узсын өчен халык белән үз эшләрен җайга салырга чакырам. Безгә уңай үсеш динамикасын саклап калырга кирәк. Моның өчен федераль парламентта республиканы икътисад һәм үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен нәтиҗәле яклый алырлык тәҗрибәле, абруйлы сәясәтчеләр тәкъдим итәргә тиеш».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International