Фарит Мөхәммәтшин: «Йөзьеллык чикне узган Татарстанның нинди булачагы күп очракта үзебезгә бәйле»

2020 елның 27 мае, чәршәмбе, 09:55

Бүген Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган парламент утырышы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан АССРның 100 еллыгы: үткәне һәм бүгенгесе" темасына доклад белән чыгыш ясады.

"Бүген без  Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты  һәм РСФСР Совнаркомы тарафыннан  имзаланган Татарстан автономиясе төзелү турында Декретка 100 ел тулуны билгеләп үтәбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - ТАССРның потенциалы республиканың мөстәкыйльлеген арттыруда, милләтара килешүне саклауда, "базарга йомшак керү" сәясәтен гамәлгә ашыруда, реаль федерализм башлангычларында Россиянең актив катнашуында җитди роль уйнады".

Парламент башлыгы республикада 2016 елдан башлап бер гасырлык юбилейга әзерлек буенча киң колачлы эш барганын искәртте. "Россия һәм Татарстан президентлары указлары белән төзелгән оештыру комитетлары, урыннардагы актив, иҗтимагый һәм партия оешмалары, предприятиеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары бу эштә аеруча актив катнашты, - диде ул, - архивлар һәм тарихның билгесез битләре актуальләштерелде, мемориаль такталар яңартылды, ул еллардагы танылган сәясәтчеләре һәм республика парламентының элеккеге җитәкчеләре җирләнгән урыннар төзекләндерелде. Документаль таныклыкларга, Россия һәм Татарстан галимнәренең хезмәтләренә таянып, без ул еллардагы бөек фән һәм сәнгать эшлеклеләренә, җитәкчеләргә һәм барлык хезмәт ияләренә аерым рәхмәт белдерәбез».

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республика үсешенең һәр тарихи этабында җентекләп тукталды. «Татарстанда халык хакимияте институтлары ил белән бергә 1930 нчы еллар ахыры репрессиясенең иң катлаулы елларын, Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп кору, СССР таркалуның катлаулы елларын узды, - дип басым ясады ул, - безнең халыкка глобаль үсешнең үзгәреш чорларында  яшәргә һәм эшләргә, иҗтимагый-икътисадый формалар алмашынуның, җәмгыятьне демократлаштыру процессларының, күппартияле системага күчүнең, яңа Россияне формалаштыруның шаһитлары булырга һәм аларда  катнашырга туры  туры килде».

Татар халкының дәүләтчелеге меңнәрчә еллык традицияләргә ия. Аның тарихи хәтерендә бөек Болгар, Алтын Урданың чәчәк аткан чоры да, Казан ханлыгын яулап алу чоры да саклана. Мәгълүм булганча, башта – Урал-Идел Штатын, шуннан соң Татар-Башкорт Совет Республикасын булдыру проекты җитди каралган. Әмма бөтенләй башка идея тормышка ашырылган.

1920 елның 27 маенда ВЦИК һәм РСФСР Совнаркомы тарафыннан «АТССР оештырылу турында» декрет кабул итә. Шулай итеп, 1920 елның 25 июнендә хакимият Сәхипгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендәге ТАССР Вакытлыча революцион комитетына тапшырыла. Бу дата ТАССР оештырылу көненә әйләнә дә инде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, мөстәкыйльлекне арттыру республикабызга күп нәрсә биргән. «Автономия статусыннан файдаланып, республика җитәкчелеге ул еллардагы дәүләт аппаратын милли кадрлар белән тәэмин итүгә, милли мәгарифне, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә юнәлтелгән кайбер чараларны уңышлы гамәлгә ашырды», - диде ул.

Парламент җитәкчесе депутат корпусының республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Идарәнең бердәм парламент формасына ил 1938 елда килә - республикаларда верховный советлар сайлана. ТАССР Верховный Советы үз эшчәнлеген ТАССР Конституциясе нигезендә 1937 елда башлый.

"Безнең закон чыгару органнары мөстәкыйльлек дәрәҗәсе буенча көнбатыш аналогларыннан аерылып торса да, көн тәртибен формалаштыру, реаль вәкиллек, вәкаләтләр эчтәлеге күзлегеннән караганда, алар шул еллардагы алдынгы демократик үрнәкләрдән бер дә калышмыйлар иде, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - озак еллар дәвамынңда ТАССР Верховный Советы профессиональ идарә кадрларын "чүкүче" булды, анда дәүләт администрацияләве күнекмәләре үзләштерелде, төп парламент практикалары һәм процедуралары чагылыш тапты, җәмгыятьнең хокукый культурасы формалашты".

Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллык юбилее елында Дәүләт Советы Рәисе тарихыбызның фаҗигале битләренә аерым тукталды. «Без тагын бер кат аерым хис һәм дулкынлану белән Бөек Ватан сугышында уртак Җиңүдә Татарстанның урыны һәм роле турында сөйлибез, - диде ул,  республикадан 700 меңгә якын кеше армия сафларына алына, шуларның яртысы диярлек һәлак була. Без хаклы рәвештә татарстанлыларның батырлыгы белән горурланабыз: 225 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 48 кеше - Дан орденының тулы кавалерлары, 200 меңнән артыграк кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Быел 9 майда Җиңү бәйрәмен гадәтләнгән рәвештә уздырып булмаса без Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбызны искә алу формасын таптык".

Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, нәкъ менә совет халкы фашизмны җиңүгә төп өлеш керткән. Бу фактның, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән реформа кысаларында илнең Төп законына төзәтмәләрдә өстәмә конституцион яклау алуы очраклы түгел.

"1980-нче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында тәгаенләнгән яңа сәяси курс гражданлык активлыгының, милли үзаңны үстерүнең көчле катализаторы булды, - дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин, - шундый шартларда, хакимиятнең нәтиҗәле эшләүче органы булып калып, парламент яңа Татарстан һәм Россия дәүләтчелеген цивилизацияле төзү локомотивы һәм гаранты була алды".

1990 елның 30 августында Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге ТССР Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Фәрит Мөхәммәтшин нәкъ менә Минтимер Шәймиевнең Татарстан дәүләтчелеген торгызуда зур роль уйнавын билгеләп үтте: “Абруйлы һәм җаваплы сәясәтче, ул елларда ул искиткеч кыюлык һәм алдан күрүчәнлек күрсәтте, республиканың яңа сәяси һәм хокукый системасын формалаштыруга, илнең федератив нигезләрен ныгытуга саллы шәхси өлеш кертте”.

Илнең сәяси системасы формалашуга сизелерлек йогынты ясаган, хәзерге Татарстанның дәүләт төзелеше архитектурасын билгеләгән берничә төп документ кабул ителде. Тарихта беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә яңа Конституция эшләнде һәм расланды, аның нигезенә Дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм референдум нәтиҗәләре ятты. 1991 елда президентлык институты оештырылды.

"Республика җитәкчеләре федераль үзәк белән сәяси компромисслар эзләделәр һәм таптылар, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - 1994 һәм 2007 елларда Россия һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамә ике якның мәнфәгатьләрен килештерүче һәм шул чорның милли-тарихи үзенчәлеген исәпкә алучы универсаль инструменты булды. Алар нигезендә республиканы газлаштыру һәм нефть эшкәртү, адреслы социаль яклау, тузган торакны бетерү кебек мөһим программаларны гамәлгә ашыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Болар барысы да мәшгульлек үсешен, икътисадны тотрыкландыруны, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә китерде".

"Республикабызның иң яңа тарихына карап, горурланып шуны билгеләп үтәбез, сайланган юлыбыз хак булып чыкты, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында, - 1990 нчы еллар башында заманча Татарстанның асылын гражданнар җәмгыяте һәм милләтара татулык тәшкил иткән ныклы нигезе салынды".

Бүген республикада яшәүче 173 милләт вәкилләре арасында татулык һәм үзара хөрмәт атмосферасын булдыруга юнәлтелгән дәүләт милли сәясәте «Татарстан моделе»нең мөһим өлеше булып тора. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күзәтчелегендә һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Адымнар» - «Путь к согласию» программасын гамәлгә ашырыла башлады.

«Үткән елларда республика депутатлар корпусы Татарстан дәүләтчелеген торгызуга, шул исәптән Россия федерализмын үстерүгә дә саллы өлеш кертте», - дип саный республика парламенты җитәкчесе.

Уникаль хокукый тәҗрибә тупланды. Парламент тыңлаулары, кодификация һәм мониторинг, закон проектларының иҗтимагый экспертизасы, шул исәптән коррупциягә каршы экспертиза. "гавами" закон чыгарулар гамәлгә кертелде. Алга киткән демократик дәүләтләргә хас күп кенә ачык институтлар (Хисап палатасы, Конституция суды, Кеше хокуклары һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, Эшкуарлар эшләре буенча омбудсмен; Җәмәгать судьялары институты, Иҗтимагый палата, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты) барлыкка килү өчен хокукый нигезләр булдырылды.

Федераль җитәкче ярдәме белән Россия төбәкләренең, якын һәм ерак чит илләрнең парламентарийлары, муниципаль депутатлары, ватандашлар белән ныклы элемтәләр базасы булдырылды. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанның гамәлдәге Президенты Рутсам Миңнеханов халыкара хезмәттәшлеккә, икътисадка инвестицияләр җәлеп итүгә, республиканың танылу дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, федераль үзәк һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән багланышларның оптималь формаларына ирешелгән.

Бүген республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россиянең лидер төбәкләре исәбенә керә: авыл хуҗалыгы буенча – дүртенче, сәнәгать, төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыру буенча – бишенче, төбәкнең тулаем продукты һәм инвестицияләр буенча – алтынчы, ваклап сату сәүдәсе буенча – җиденче урында. "Республиканың барлык хакимият структураларының системалы һәм үзара килешеп эшләвеннән башка бу казанышларга ирешеп булмас иде", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

"Бер гасырлык тарихка борылып, аның күпмилләтле Татарстан тормышында чын мәгънәсендә героик этаплар булып торуын танырга кирәк. Бу юлда дәүләт хакимияте органнарының һәрвакытта да республикада яшәүчеләрнең аңлавы һәм хуплавына таянганлыгы мөһим", – диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Татарстан дәүләт хакимияте органнарының төп бурычы - халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү һәм республика мәнфәгатьләрен яклау.

Фәрит Мөхәммәтшин узган 100 елда республика үсешенең барлык этапларына да ихтирам күрсәтеп, Татарстанның икътисады, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләренең уңышлы үсешенең соңгы унъеллыкларын атап киткән лидерларны искә алды – Зиннәт Моратов, Семён Игнатьев, Сәләх Низамов, Камил Фасеев Фикрәт Табеев, Рәшит Мусин, Салих Батыев; Гомәр Усманов, Әнвәр Баһаветдинов, Шамил Мостаев, Василий Лихачев, Мөхәммәт Сабиров, Татарстанның беренче Пезиденты Минтимер Шәймиев һәм республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов. "Аларның титаник хезмәтләре белән бүген дә Татарстан тормышында хәлиткеч карарлар кабул ителә", - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче инжнер-техник хезмәткәрләрнең, эшче һәм белгечләрнең, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең республиканың йөз еллык тарихындагы барлык этапларда ирешкән уңышларына чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта Татарстан – Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе. "Стратегия-2030 чорының өчтән бер өлешенең инде узганда калуын исәпкә алсак, алдыбызга куелган киләсе үсеш һәм өстенлекле бурычлар этабы турында уйланырга вакыт, – диде парламент башлыгы,  йөз еллык чикне узган Татарстанның киләчәктә нинди булачагы үзебезгә бәйле". Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу елның сентябрендә узачак Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар, Рөстәм Миңнехановның сәясәтен дәвам иттерү, Хөкүмәтнең үз вазыйфаларын югары дәрәҗәдә башкаруы ниятләгән планнарны уңышлы гамәлгә ашыруның нигезен тәшкил итә.

"Хәзерге этапта безнең алда катлаулы бурычлар тора,  замана шартларында алар инновацион алымнар һәм чишелешләр, һәркемнең һәм һәрберебезнең  үз урынында булуын таләп итә. 100 еллык чикне узган Татарстан нинди булачак, яңа Федерация, глобаль бергәлектә нинди урын алачак, - бездән  тора", – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын тәмамлап.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International