Рөстәм Миңниханов: «ТАССР барлыкка килү республиканың дәүләтчелеген торгызуның тарихи акты булды»

2020 елның 27 мае, чәршәмбе, 10:23

Дәүләт Советының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Республика Президенты әйтүенчә, ТАССРны оештыру  республиканың дәүләтчелеген торгызуның тарихи акты булды, Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисадый, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда хәлиткеч роль уйнады.

Кыска гына вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-мәгариф базасы төзелде, татар халкының мәдәнияте чәчәк атты. Болар барысы да дәүләтчелекнең хәзерге формасына - Татарстан Республикасына күчү өчен кирәкле шартлар тудырды.

Рөстәм Миңнеханов  РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2020 ел республикада ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителүен искә төшерде. 2019 елның 19 декабрендә «Казан-Экспо»да юбилей чаралары башланып китте. Федераль ведомстволар тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде, республика оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр  онлайн-форматта күп кенә чаралар уздыра.

"Пандемия шартлары безнең планнарга бераз төзәтмәләр кертте, әмма без әлеге истәлекле датага багышланган төп чараларны тантаналы рәвештә үткәрү мөмкинлеген табачакбыз, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Без республика  үсешенә саллы өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына рәхмәтле».

Ул республиканың яңа тарихында зур роль уйнаган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.

Республика башлыгы республика халкын Татарстанның 100 еллык юбилее белән котлады, тынычлык, бәхет һәм иминлек теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентаризмы үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга дәүләт бүләге -  «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел»  медален тапшырды.

Татарстан Президенты кулыннан беренче булып аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алды.  Бүген хезмәт ветераннары Валентина Липужина, Евгений Богачев һәм парламентның гамәлдәге депутаты Марат Галиев дәүләт бүләгенә лаек булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International