Депутатлар округларда

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:50

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика халкы белән очрашты, Татарстан Республикасының Электрон тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырды.

17 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Яңа Чишмә һәм Алексеевск районнарында булды, анда ул Татарстан Республикасының Махсус хәрби операциясе ветераннары ассоциациясенең җирле бүлекчәләре җыелышларында катнашты. 16 сентябрьдә депутат шул ук максат белән Аксубай һәм Нурлат районнарында булды.

16 сентябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов эшлекле сәфәр белән Чистай районында булды, анда ул «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте активистларының яшьләр форумын ачуда катнашты. «Раздолье» дәвалау-савыктыру комплексы базасында республиканың барлык районнарыннан актив яшьләр җыелды. Катнашучылар өчен өч көн дәвамында мастер-класслар, тренинглар, лекцияләр, экскурсияләр һәм концертлар оештырылды.

16 сентябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров Әлки районында булды, анда ул муниципалитетның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты. Депутат әлкилеләргә үз эшләренә бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында таныклыклар тапшырды.

15 сентябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның «Горводзеленхоз» тресты хезмәт коллективы белән очрашты. Депутат предприятие хезмәткәрләренә шәһәр урамнарын, парк һәм скверларны төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде. 2026 елда Казанда 5 мең кв. метрдан артык мәйданда 400 төп агач һәм 16 мең төп куак утыртылган. Шәһәрне ямьләндерү өчен шулай ук 1,3 млн төп чәчәк үсентесе кулланылган. Очрашу азагында Ольга Воронова предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертү турында таныклыклар тапшырды.

15 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәтшина «Бердәм Россия»нең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка инвалидлыгы булган кешеләр өчен уңайлы мохит, ТКХ өлкәсендәге вәзгыять, шулай ук территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.  «Һәр мөрәҗәгать мөһим, һәркайсы буенча эш башкарылачак», – дип билгеләп үтте Рима Мөхәммәтшина.

15 сентябрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров РФ Президенты Владимир Путинның төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.  Депутатка Казан шәһәренең Сул як Болак урамындагы 56 нчы йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар үз йортларындагы бер фатирны тикшерүдә ярдәм сорадылар. Милекчеләр анда килештермичә кухня һәм яши торган  бүлмә арасындагы диварны сүтеп  студия ясаганнар дип фаразлыйлар. Торак хуҗалары газлаштырылган йортта мондый планировка төзелеш, санитария һәм вентиляция нормаларын бозарга, газ шартлау, су басу һәм йорт конструкцияләренә зыян килү куркынычы тудырырга мөмкин, дип шикләнәләр. Милекчеләр шулай ук аның законлылыгын һәм куркынычсызлыгын тикшерүне сорыйлар. Андрей Егоров әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алды.

15 сентябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев эш сәфәре белән Әлмәттә булды, анда хезмәт алдынгыларын, хезмәт коллективлары вәкилләрен, ветераннарны һәм җәмәгать эшлеклеләрен хөрмәтләүдә катнашты. Марат Галиев иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклыклар тапшырды.

15 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева эш сәфәре белән Яшел Үзән районында булды, анда гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында депутат алты мөрәҗәгать карады. Сораулар күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, Олы Яке авылында җәмәгать транспорт тукталышын рәткә кертү     һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалау мәсьәләләренә кагылды. Кергән гаризаларны Ирина Терентьева эшкә алды. Шул ук көнне ул мәктәпләр җитәкчеләре һәм укытучылары белән очрашты, очрашуда «Физик-математик алгарыш» республика проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

14 сентябрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Тәтеш районында булды, анда ул Олы Әтәс һәм Алабирде авыл җирлекләрендә гражданнар җыенында катнашты. Очрашуларда сүз гражданнарның үзара салым программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында барды, аның ярдәмендә кече торак пунктларда юллар төзелә һәм территория төзекләндерелә. Ринат Гайзатуллин татарстанлыларга республиканың төрле тармаклардагы казанышлары турында сөйләде. Депутат катнашында районның иң яхшы халкын бүләкләделәр. Ул «Нур» агрофирмасы сыер савучысы Резеда Бәдретдинова Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелүе турында таныклык тапшырды.

14 сентябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Баулы районында булды. Аның катнашында Урсыгурт авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Шул ук көнне Рәгать Хөсәенов Яңа Зареченский бистәсендә капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты. Чарадан соң депутат җирлекләрдә яшәүчеләр белән очрашты, республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, Татарстан Республикасында агымдагы сәяси һәм икътисадый вәзгыять турында фикер алышты.

12 сентябрьдә Саба районында Урман хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашкан тантаналы чара республиканың урман хуҗалыгы идарәсе төзелүнең 105 еллыгына багышланды. Бәйрәм кысаларында урман хуҗалыклары җитәкчеләренә 37 берәмлек махсус техника һәм җиһазлар тапшырдылар. Әлеге яңартулар  «Экологик иминлек” илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарылды.

12 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов Татарстан Республикасы хоккей легендалары җыелма командасы әгъзалары белән Баулы шәһәренең «Мин булдыра алам» тернәкләндерү үзәгендә булды. Учреждениедә кешеләргә җәрәхәтләрдән соң тернәкләнергә ярдәм итәләр – тренажёрларда дәресләр, гидрореабилитация үткәрәләр, җайлаштырылган спортны үстерәләр. Данис Зарипов үзәккә үзенең автографы һәм хоккейның башка легендалары автографлары белән хоккей майкасын бүләк итте. Спортчылар үзәк хезмәткәрләре белән аралаштылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар хөрмәтенә ачылган мемориалга чәчәкләр салдылар.  Шул ук көнне Баулының «Девон» боз сараенда Татарстан хоккее легендалары командалары һәм «Девон» хоккей мәктәбе укучылары арасында гала-матч булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International